поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
08.09.2023 Шоу-бизнес

Марат Галимов: "Монда да хатын килеп кысылды”

Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

– Эстрадада ызгыш-талашның тынып торган вакыты юк. Шул өлкәдә кайнап, намазда булу кыенмы? 
– Дин юлына әби-бабайлар бастырды. Аларның ураза тотканын карап, үзем дә иманга тартылдым. Уразаларны 1997 елдан ук калдырганым юк. Намазга баскач, күңелем тынычланды, үзенчә бер рәхәтлек, җиңеллек тойдым. Сәхнәгә килгәндә, кайбер артистлар кара пиар ясарга ярата бит. Мин андый әйбер белән кызыксынмыйм. Җырчы халыкны иҗаты белән җәлеп итәргә тиеш, ызгыш-талаш белән түгел. Әйе, мин дә кызык сөйләргә яратам, тик юри талашуны хупламыйм.
 
– Намазга басуның да сәбәбе бардыр. Нинди авырлык кичердең?
– 5 ел намазда дисәм дә була. 2013 елда түбә япканда егылып имгәндем. Аяклар сынды, умыртка сөягенә дә зыян килде. Аякны кисеп атасы булганнар, төне буе нишләргә белмичә баш ватканнар. Иртән табиб: “Марат, аягыңның каны китте. Китмәгән булса, тәҗрибәмдә аягын кискән икенче пациентым булыр идең”, – диде. Бер елга якын хастаханә юлларында йөрдем, яңадан тудым дисәң дә була. Хатынга әйтергә кирәк әле, икенче туган көнгә берәр бүләк алып бирсен (көлә). Ул вакытта тормыш йөген сөйгән ярым тартып барды. Көндез дә, төнлә дә эшкә чыкты. Әле бит кызым да кечкенә иде. Хастаханәдә ятканда уйларга бирелдем. Күңелдә тынычлык бетте. Депрессия ике елга сузылды. Бу халәттә мине тормыш иптәшем генә күрде, бөтен үпкәләрне үз эчемә җыеп бардым. Дуслык авырлыклар төшкәндә сынала, диләр бит. Шул вакытта чын дусларым да беленде. 
 
– Хәзер дусларың күпме соң? Эстрада да кемнәр белән аралашасың?
– Дусларым җитәрлек. Тик бөтен кешене дә якын китермим. Эстрада да бөтен артист белән яхшы мөнәсәбәтләрдә. Үз юлын башлаучы яшьләр белән дә теләп аралашам. Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин белән күршеләр диярлек. Быел Салават абыйның концертында чыгыш ясарга тиеш идем. Хастаханәгә сукыр эчәге сызлап эләккәч, булмады. Салават абый: “Ярар, Марат, борчылма. Башка артистлар да җитәрлек”, – диде (көлә).
 
– “Артур&Марат” дуэты да бик көчле иде. Таркалуның сәбәбе нәрсәдә?
– Артур белән 5 ел җырладык. Без 15 елга якын бергә иҗат иттек. Бер-беребезне сүзсез аңладык. Репертуарда да мәгънәле, уйландыра торган җырларга тукталдык. Артурга “Сәйдәш” мәдәният йортын җитәкләү тәкъдиме килгәч, дуэт таркалды. Артурның үзенең генә җырлау теләге дә бар иде. Талашып, ызгышып аерылышмадык. Бер интервьюда Артур минем турында фикер белдерде. Аңа җавап итеп үз сүземне әйттем. 3 ел аралашмадык. Бер чарада очраштык, Артур: “Үпкәләткән булсам, гафу”, – диде. Шулай үпкәләрне оныттык. Артурның юбилеена Вәли дә килде. Бергә җырладык. Халыкның сагынганын тоеп алдык. Хәзер егетләр белән күрешкәндә аралашабыз, әмма якын дуслык юк.
 
– Соңгы вакытта җырлар иҗат итүгә чумдың. Хакы күпме икән?
– Җырларның бәясе 10-12 меңнән башлана. 200-300гә якын язылган җырым бар. Теләсә ничек җыр сатуны да кулай күрмим. Артистка җыр килешми икән, туры бәреп әйтәм. Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров, Зәйнәб Фәрхетдинова шактый җырларымны башкара. 15 октябрь тормыш иптәшем белән концерт куячакбыз әле. Бары җырлардан торган гына тамаша булачак, халык андый концертларны сагынган икән. 
 
– Шаяртырга яратасың, ә чынбарлыкта Марат Галимов нинди?
– Үземә бик таләпчән. Бөтен әйберне үлчәп, уйлап эшләргә яратам. Хатын да: “Син шундый озак уйлыйсың. Уйлаганны алты елдан соң гына эшлисең”, – дип әйтә.
 
– Хатының Линара Батталова белән мөнәсәбәтләрегез турында да сүз кузгатасым килә. Гаилә тормышыгыз ничек бара?
– Линараны сәхнәгә дә: “Кобрачка моя”, – дип әйтеп чыгарам. Башта үпкәләгән булды. Мин бит аны кимсетеп түгел, яратып, шаяртып әйтәм. Линара – ут ул. Мин холкым буенча тынычрак кеше, ә ул җилдәй җитез инде. Безнең барысы да баланста.
 
– Низаглар чыкмаган гаиләләр юктыр. Кайсыгыз беренче гафу үтенә?
– Гафу үтенергә беренче булып хатын килә (көлә). Хатын-кызлар, гомумән, кызык кешеләр бит. Линара тиз суына, ә мин озак сөйләшмичә йөри алам. Хәләлем моны сизеп алды. Без талашсак та, сыйфатлы, көчле итеп бәхәсләшәбез. Кайвакыт шаярып әйткәләшәбез. “Ничек бергә яшисез?” – дип шаккаталар. Хәзер тәҗрибә булгач, бәхәсләр тиз хәл ителә.
 
– Линара белән озак очрашып йөрдегезме? 
– Очрашканда бер төрле, ә гаилә коргач башка төрле мәхәббәт башлана. Мин романтик түгел. “Әйдә гаилә корабыз”, – дип тәкъдим ясадым. Линара матурлык, романтиканы ярата. Мин төгәллекне өстен куям.
 
– Өйдә дә, сәхнәдә дә бергә булу туйдырмыймы?
– Артур белән дуэт таркалгач: “Менә хәзер үзем җырлый башлыйм дигән идем. Монда да хатын килеп кысылды”, – дип шаяртып әйтәм. Линара белән көн дәвамында бер-беребезне күрмибез дә диярлек. Озак күрешмәсәк, сагындыра шул.
 
– Балалар нәрсә белән шөгыльләнәләр?
– Ралинәгә – 21 яшь. Ул намазда, киләсе елга кияүгә бирербез, бәлки. Ралинә укый һәм балалар белән эшли. Улым Сөләйманга – 17 яшь. Спортны ярата, әле өстәмә акча эшләргә дә тырыша. Миннән дә җитез егет. Камелиягә – 11 яшь. Ул иҗатка тартыла, җыр түгәрәгенә йөри. Балаларга бернинди чикләүләр куймыйм, үзләре теләгән юлны сайласыннар.
 
– Кызны кияүгә бирәсе әзерме соң?
– Әзер, әлбәттә. Ничек икәнен белмим әлегә. Никахтан соң, сорарсыз (көлә). Хатын-кыз гаиләне иртәрәк корса, яхшырак. Ралинәнең егете белән таныштык. Ул да намазда, тормышлары матур булыр дип ышанам.

– Балалар арасында мөнәсәбәтләр нинди?
– Без – бер гаилә. Балалар бик дус, бер-берсен яраталар. Иң зур теләгем – сабыйларым арасында җылы мөнәсәбәтләр суынмасын, туганлыкларын онытмасыннар иде. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»