|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Әлмәттә биш яшьлек бала аздан гына дүртенче каттан егылып төшмәгәнКичә көндез ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Әлмәтнең Заслонов урамындагы йортның дүртенче катында баланың тәрәзәдән кычкыруы турында хәбәр килә. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, урынга килгән коткаручылар биш яшьлек баланы тәрәзәгә шакуын күрә һәм «Әни, мине алып кит!» дип кычкырганын ишетә. Баланың ата-анасы өйдә булмый.
Коткаручылар махсус баскыч белән бала булган фатирга кергән. Бала белән барысы да яхшы булуына ышангач, алар аның әнисе белән элемтәгә керә һәм аның кайтканын көтә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|