поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.04.2011 Җәмгыять

Үткәннәрдән хәбәр...

Айдарский. Театр // Эшче. – 1929. – 1 ноябрь.

 

Әгәр без театр тарихына күз салсак, авылда театрның бинасы, декорациясе, яктысы булмаган дәверләрне дә күрәбез.

 

Мәсәлән, Шекспир театрында спектакльнең тышкы кыяфәте әһәмиятле булмаган. Шулай ук Кытай театрында декорация һәм якты дигән нәрсәләр юк.

 

Хәзерге театрларда бутафор, костюмер, манитор, әлбәттә, ярдәмче ролен генә уйныйлар. Гример әле күптән түгел генә, шушы 25 ел эчендә генә чыккан. Ул шуңарчы театрдан фәкать технически роль генә уйнап килгән. Ә хәзер инде ул театрның аерым художнигы исәпләнә (зуррак артистлар әле дә бәгъзе бер рольләрнең гримнарын үзләре иҗат итәләр). Соңгы 15 еллык театр тарихында бәгъзе бер рольләрнең гримнарын аерым художниклар иҗат иткәннәр. Мәсәлән, «Анатема»да Качаловның гримын Гримиславский дигән художник ясаган. Фирдинаудов дигән рус художнигы үзе уйлап чыгарып «Гроза» әсәрендә барлык рольләрнең гримнарын үзенчә ясаттырган.

 

Режиссер турында берничә сүз. Театрда режиссерның әһәмиятле урын ала башлавына күп үтмәгән, ул 19 нчы гасырда гына театрның зур хезмәтчеләре арасына кергән. Шулай да артист беренче урында торган, һәм моннан соң да беренче урында торырга тиеш. Чөнки ансыз театр гамәлгә ашмый, спектакль булмый. Бигрәк тә драматургның артистка булган бәйләнеше һәм аларның араларында булган мөнәсәбәтләре зур әһәмиятле нәрсә. Чөнки драматургның әсәре үзенең әдәби кыйммәтен һәм чын мәгънәсен фәкать артистның уены аркылы гына күрсәтә ала. Артистның уены әсәрне күтәрә алган һәм чын мәгънәсен күрсәтә алган кебек, эштән чыгарып ташлау ихтималы да бар. Шуның өчен дә драматурглар күп вакытлар әсәрләрен театр көченә һәм артистларның эчке-тышкы хосусиятләренә карабрак язалар.

 

Мәсәлән, Шекспир, Мольер, Островскийлар шулай язганнар. Билгеле, әгәр артист начар уйнаса, әсәр халык күзеннән төшәчәк. Яхшы уйнау белән әсәр дәрәҗәсеннән артыграк та күтәрелергә мөмкин. Мәсәлән, русларның зур артистларыннан Мочалов, Москвиннар моннан йөз еллар элек язылган әсәрләрдәге кечкенә герой, вак типларны үзләренчә, аерым хосусиятләрен табып уйнаганнар. Боларның бу уеннары озак вакытларгача театр дөньясында зур урын тоталар. Мәсәлән, Мочалов Чацкийны ул вакытның дәверен, аристократлар җәмгыятенә каршы көрәшүче бер герой иттереп аңлап уйнаган, һәм аңардан соң да ул аңлаган рәвештә уйныйлар. Артист үзенең хисе белән кечкенә генә кыйммәте булмаган рольне дә матур иттереп уйный ала.

 

Үзләренә бер хосусияттә булган талантлы артистлар театр сәнгатендә мәгълүм бер юллар сызарга да күп ярдәм итәләр. Мәсәлән, Щепкин (рус милли театрын тудырган кеше). Аның театры – «Мәскәү Малый театры». Шуның рәтеннән Художественный театр килеп чыккан. Художественный театр үзе төрле мәктәпләр дөньяга китергән. Бу соңгы мәктәпләрдән һәм театр эченнән хәзерге бөек режиссерлардан Вахтангов, Мейерхольдләр чыкканнар. Менә бу югарыда әйтелгән мисаллардан театрда артистның тоткан урыны ни кадәр югары һәм әһәмиятле икәне аңлашылса кирәк.

 

* * *

 

«Кара сакал». Мәскәүдә татарча спектакль // Эшче. – 1922. – 25 сентябрь.

 

17 сентябрьдә Әсәдуллаев мәктәбе бинасында 4 пәрдәлек «Катрҗан» пьесасы уйналды. Уенга бу юлы Яңа көчләр катнашу сәбәпле, кичә хакында берничә сүз әйтеп китүне тиеш күрәбез. «Катрҗан»да Бәдулла ролен Мәһдиев үтәде. Бу артист үзенең рольгә керә белүе вә хәрәкәтләре белән ару гына талант күрсәтте. Мәһдиевнең сәхнә вә иҗатка җитди караганлыгы күренә.

 

Зөһрә ролендә Баязитская йомшак иде. Сәхнәдә иң көчле рухани фаҗига барганда, Мәһдиев белән Баязитская берсе ишә, берсе сүтә тәэсирен бирәләр иде.

 

Нәсимә ролендә Юлдашева зарарсыз иде. Ибраһим ролендә Алмай чын мәгънәсе белән изде. Ул куркак вә мәкерле эгоист тибын бирү урынына, яхшы җанлы, беркатлы «простак» булып уйнады. Үзе дә моны белде булырга кирәк, бүтәнчә булдыра алмагач, урынсыз комический тон биреп, халыкка ярау, обывательләрне көлдерү юлын төртте.

 

Мостафа карт ролен Баязитский оста уйнап, беренче пәрдәнең муаффәкыятьле үтәлүенә сәбәп булды.

 

Фотода Казандагы Алафузов театры бинасы.


Архив материаллары буенча Рәйсә ШӘРӘФИЕВА әзерләде
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»