|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2023 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев авыл турында: Халык рәнҗи, интегәТатарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Журналистлар җырчының үзе белән элемтәгә кереп хәл-әхвәлләрен белешкән. — Авылны бер дә онытмыйсыз икән.
— Мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам. Безнең Түбән Нурлат хәзер шәһәр территориясе дип исәпләнә (микрорайон). Тик ул шәһәр балансында тормый икән, күпер ватылса, үзегез рәткә китерегез дип әйтәләр. Күперне төзекләндерүгә тотындык. Бик кызык хәл бит монда, авылдашлар су өчен акча түли, әле ярты халыкта су юк. Торбаларны сузыр өчен акча кирәк. Авылдашлар акча түләгән компания ремонт ясарга теләми. Шәһәр булуның тагын тискәре яклары бар. Әни гомер буе авылда сыер савучы булып эшләде, аңа өстәмә түләүләр була иде. Ә хәзер алар да бетте. Исемендә шәһәр, ә чынбарлыкта... Су мәсьәләсен район башлыгы белән хәл итеп бетерербез дип өметләнәм. 300 меңгә якын җиһазларга акча кирәк бугай. Анысын да бирер идем, тик МХОда катнашучыларга дә ярдәмне туктатасым килми. Су өчен акча түләнә бит. Халык рәнҗи, интегә.
— Авылда проблемалар күп икән. Тагын хыялыгыз бармы?
— Габдулла хәзрәт белән сөйләштем. Октябрьдан мәдрәсәдә укулар башланачак. Хезмәт хакын билгеләдек (анысын да Фирдүс үз кесәсеннән түли). Узган елларны 60 якын кеше укыган иде. Авылдан матур итеп Коръән укучы чыксын, дип хыялланам. Ел саен изге китапны укучылар бәйгесен оештырабыз. Быел да зур бүләк алып бәйгене оештырасым килә.
--- |
Иң күп укылган
|