поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.09.2023 Мәдәният

«Кырык дүртнең май аенда» фильмының монтажланмаган кисәкләре тамашачыга күрсәтелде

Казан халыкара мөселман киносы фестивале тамашачысына Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелгән фильмның әле монтажланмаган кайбер кисәкләре һәм әле караламадагы тизер күрсәтелде.

«Нурихан Фәттах әсәренең аның юбилей елында чыгуы әһәмиятле. Бу фильм татар хатын-кызына, тыл хезмәтчәннәренә үзе бер һәйкәл – монда аларның батыр хезмәте дә, фаҗигале язмышы да бар», – диде фильмның режиссеры Александр Далматов.

«Фильм монтажланмаган, тавышы эшләнмәгән, музыкасы да әзер түгел, аңлап кабул итегез», – диде режиссер.

Нурихан Фәттахның хатыны Руфина ханым сүзен әсәрнең дөньяга чыгу тарихыннан башлады. «Ул «Идел» альманахында бер басылды да, шуннан соң башка басылмады, Нуриханның үзенә шактый гына эләкте. Бу фильмга алынуын Сашаның бер батырлыгы дип саныйм», – диде ул.

Ул мондый әсәрне халыкка, бигрәк тә, яшьләргә күрсәтүнең кирәклеген ассызыклады. «Монда Хәмдиянең фаҗигасе генә түгел, тылдагы хатын-кызларның батырлыгы күрсәтелә», – диде ул.

«Безнең кинематографистларыбыз рухи җепнең өзелмәвен күрсәтү өчен шушы әсәргә алынганнар. Нурихан Фәттах кебек язучыбыз булганда аның әсәрләре бөтен дөньяга танылырга лаеклы», – диде шагыйрә Нәҗибә Сафина.

«Нурихан Фәттахның бу әсәрен Нобель премиясенә лаеклы әсәр дип саныйм. Нурихан абый тарихи әсәрләр белән танылган язучы, аның бу әсәре бераз читтә калган иде. Ләкин бу бик талантлы әсәр. Ул беркемне дә гаепләмичә тормышны күрсәтә», - диде Александр Далматов.

Гөлзада Сафиуллина Нурихан абыйның шушы әсәренә алынырга курыкмавын Александрның батырлыгы дип билгеләп үтте. Ул бу фильм аша үзебезнең һәм тормышның күрсәтелүен ассызыклады, диа яза "Татар-Информ" МА.

Тамашачы алдына шушы фильмда катнашкан Хәлимә Искәндәрова, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Сәкинә Минханова, Алмаз Фәтхуллин, Муса Камалов, Диләрә Радионова, Сирень Шәрапов һәм башкалар чыкты.

Лирон Хәмидуллин режиссерга Нурихан Фәттахның әлеге әсәргә алынуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ул язучының тагын бер әсәрен искә төшерде: «Нурихан Фәттахның татар халкы өчен тагын да кирәгрәк бер әсәре бар – «Сармат кызы Сиринә». Безгә тарихи материаллар кирәк. Бу да тарих, ләкин якын тарих. Аның башка әсәрләренә дә алынасы иде», – диде Лирон Хәмидуллин.


---
Татаркино
№ --- | 06.09.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»