|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2011 Язмыш
Җәннәт безгә кирәкмимени?Кемдер иртәгә иртән йөз доллар бирәм дисә, бу мөмкинчелекне кулдан ычкындырмас өчен төне буе йокламый эшләп чыгабыз. Мең доллар эшләү өчен бер атна да йокламаска мөмкин. Дөньяны без шулай яратабыз. Гаҗәп! Нигә шушы долларлардан да газизрәк һәм кыйммәтлерәк булган җәннәтне шул кадәр сөймибез? Җәннәтне эстәүдә бер төн йокыбызны калдырып гыйбадәт кылырга ашыкмыйбыз? Әллә без җәннәткә ирешү долларны үзләштерүдән дә ансатрак дип уйлыйбызмы?!
Кайберәүләребез байлык өчен иң якын дустыннан да ваз кичәргә мөмкин, хәтта туганнарыннан да ераклашалар, кемнедер гайбәт пычрагына буйыйлар, боһтан кылалар һәм ахыр чиктә үтерергә дә мөмкиннәр.
Ә бит безгә җәннәт кирәк булса, саналганнарның киресен эшләргә кирәк.
Арабызда кемдер гаепле эш эшләсә, төрмәгә эләгүдән курка башлый, чөнки анда утыру аңа газаплы тоела, ул андый газаптан котылу өчен юллар эзли…
Гаҗәп! Төрмәдә утыруга караганда ничәмә мең мәртәбә дәһшәтлерәк һәм газаплырак булган тәмугтан курыкмыйлар? Нигә җәһәннәмгә төшмәү чараларын эзләмибез?..
В.ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|