|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бер педофил тугыз яшьлек кызчыкны көчләгәнҖинаять шушы көннәрдә Чаллыда була. Башлангыч сыйныфта укучы ике кызның подъезддагы баскычтан төшеп барулары була. Беренче катта аларны бер ир каршы ала, акча һәм тәм-томнар тәкъдим итеп, кунакка чакыра. 9 яшьлек кыз аның артыннан фатирына кереп китә, ә аның дусты баш тарта. Кыңгыр гамәлен кылганнан соң, әлеге ир кеше кызны озатырга чыга да кача. Аны төнлә тоткарлаганнар. Ачыкланганча, баланы көчләүдә гаепләнүче ир Минзәлә районындагы бер авылдан. Аңа 38 яшь, элек хөкем ителгән булган. Даими эш урыны юк. Җинаять кылынган фатирда бер хатын белән яшәгән.
Хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан, шикләнелүчегә 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|