|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2023 Фаҗига
Янгыннан куркып мунчага кереп качкан кызның мәетен коткаручылар тапкан
Кичә Башкортстанда Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында мунча бинасыннан өч яшьлек кыз бала гәүдәсе табылган. “Янгын нәтиҗәсендә кирпеч мунча, гараж һәм бүрәнә абзарга зыян килгән. Янгыныы сүндерү барышында 2020 елда туган кыз бала гәүдәсе табылды”, – дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буена Баш идарәсендә.
Прокуратура тикшерү оештырган.
Соңрак билгеле булуынча, 3 һәм 5 яшьлек балалар үз йортлары ихатасында портатив газ горелкасы тапканнар. Аны кабызып уйнаганда ялгыш печәнгә ут капкан. Ялкын тиз арада каралты-курага таралган. Куркышыннан микән, өч яшьлек кыз бала мунчага кереп качкан. Янгын сүндергәндә аның җансыз гәүдәсен тапканнар.
Гаиләгә бала югалту кайгысын кичерергә Ходай Тәгалә түземлекләр һәм сабырлыклар бирсен.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|