поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
02.09.2023 Криминал

Ялгышлык белән төрмәдә утырган 86 яшьлек ир 450 млн сум мораль компенсация таләп итә

2012 елда Башкортстанның Миякә районы прокуратурасына Наил Сәетбаталов мөрәҗәгать иткән, ул 1959 елда Исхаков фамилияле иргә каршы шаһитлык биргән.

Уфада яшәгән пенсионер башка кеше кылган җинаять өчен 13 ел төрмәдә утырган. Уфада Ленин район судында 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковның Россия Финанс министрлыгына гражданлык дәгъвасы буенча чираттагы утырышы узган. Ялгышлык белән төрмәдә утырган ир үз файдасына 450 млн сум мораль компенсация түләтүне таләп итә.
 
1959 елда ир-ат өч хатын-кызны үтерергә омтылу өчен хөкем ителә һәм 13 ел каты режимлы колониядә үткәрә. 64 елдан соң гына Россия Югары суды Исхаковны гаепсез дип таба. Реабилитация хокукы алган пенсионер Россия Финанс министрлыгыннан 450 млн сум күләмендә мораль зыянны компенсацияләүне таләп итә. 31 августта суд ике якны да канәгатьләндерә торган компенсация күләмен тикшерергә тәкъдим итә. Суд бу эш буенча карарны киләсе атнада кабул итәчәк.
 
Уфаның Ленин районы суды хөкемдары Илдар Сәйфуллин 86 яшьлек пенсионерның чыгышын тыңлады. 2012 елда Миякә районы прокуратурасына Наил Сәетбаталов мөрәҗәгать иткән, ул 1959 елда Фәтхулла Исхаковка каршы шаһитлык биргән. Ә бәхетсезлеккә тарыган ир җинаять кылуын танырга мәҗбүр булган. Прокуратура яңа шартлар аркасында җинаять эшен кузгаткан, ләкин соңыннан аны туктаткан. Ә 2023 елда май аенда Россия Югары суды пенсионерның реабилитация хокукын танып, хөкем карарын гамәлдән чыгарган. Июль аенда Исхаков Россия Финанс министрлыгына гражданлык дәгъвасы белдерә. 
 
- Сез кичергәннәрне беркем дә белми. Сез миңа кирпеч диварлар, салкын, дымлы һәм күгәрек булган КПЗда ничек тотылганыгызны сөйләдегез. Бу хакта сөйләгез — Финанс министрлыгы бит сез шифаханәдә яшәдегез дип саный,— дип вакыт-вакыт ачыклык кертте юрист үзен яклаган кешегә мөрәҗәгать итеп.
 
Судья шулай ук дәгъвачыга аның газапларын тасвирларга ярдәм итүче сораулар бирде. Ир — атның иң якын кешеләрен югалтуы ачыкланды — хөкем карарыннан соң биш ел үткәч аның хатыны, ә әнисе ун елдан соң үлгән. 1959 елда ике яшь булган баласын Исхаков төрмәдә бер тапкыр гына күреп кала, ә азат ителгәннән соң ул 15 яшьлек яшүсмер белән мөнәсәбәтләрен җайга сала алмый.
 
- Егет 22 яшеннән бирле утыра. Аның 10 ел тормышын урлаганнар. Ул 13 ел буе хатын белән күрешмәгән, гәрчә хатыны булса да. Ул өчәр сәгать йоклаган, чөнки чын җинаятьчеләр аны пычак белән кадарлар яки көчләрләр дип курыккан. Аның газапларын ничек бәяләп була? Финанс министрлыгы зур сумма белдергәненә шикаять итә. Финанс министрлыгы хезмәткәрләре бер көн каты режимлы колониядә гаепсез булган чын үтерүчеләр арасында үткәрергә ризалашыр иде микән? Алайса, сез ничек уйлыйсыз, бу күпме, әллә азмы? - дип сөйләде адвокат Артур Галләмов.
 
Шуннан соң судья тәнәфес игълан итте. Финанс министрлыгы вәкилләренә судья мөмкин булганча дәгъвачы белән компенсация суммасы турында килешү төзү турында сорады.
 
Киләсе суд утырышы 6 сентябрьгә билгеләнгән.
Фото: фрипик.ком
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»