|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2023 Фаҗига
Бесландагы фаҗигагә 19 елБүген - 1 сентябрь, Белем көне. Укытучылар бүгенге сыйныф сәгатьләрендә дә тынычлык, татулык, патриотизм турында сөйләде. Чыннан да, бүген бу - иң актуаль темаларның берсе. Кызганычка каршы, 1 сентябрь бәйрәм көне генә түгел. 2004 елның 1 сентябрендә, нәкъ 19 ел элек, дөнья Бесландагы фаҗига турында белде. Бу көнне әле дә күпләр тыныч кына искә төшерә алмый.
Кораллы террорчылар Беслан шәһәренең 1нче урта мәктәбендә 1128 тоткынны әсирлеккә алды, шуннан соң балаларны, ата-аналарны һәм укытучыларны өч көн мәктәптән чыгармый тотты. Бу өч көн эчендә тоткыннар кеше өчен иң кирәкле - ризыктан, судан һәм йокыдан мәхрүм ителде. Аларны коткару операциясе барышында 314 тоткын һәлак булды, шуларның 186сы - балалар.
Шулай ук коткару операциясен үткәргән көч структураларының 19 хезмәткәре һәлак булды. Шушы көндә барлыгы 333 кеше якты дөньядан китте.
Фото: logik-logik.livejournal.com
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|