|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2023 Фаҗига
Түбән Камадан 3 баласы белән диңгезгә барган хатын үзе һәм бер баласы батып үлгәнБашкортстанда туып, Татарстанда яшәгән хатын Мисырда ял иткән вакытта диңгездә батып үлгән. Шулай ук аның улы да су корбаны булган. Бу хакта ufa1.ru хәбәр итте. 38 яшьлек хатын балалары белән Түбән Камада яшәгән. Ире Мисырда эшләгән. Хатын 9, 6 һәм 3 яшьлек балалары белән ире янына барган. Гаиләләре белән диңгездә тиешсез урында су коенган вакытта мәктәптә укучы уллары белән ире бата башлаган. Әтиләрен якында гына йөзеп йөрүче спортчы коткарып калган. Ә баласын коткарырга омтылган хатын үзе дә, улы да батып үлгән.
Мәетләрне Россиягә алып кайту өчен туганнары акча җыйган. Аларны 26 августта алып кайтып җирләгәннәр. Ир ике баласы белән Мисырда калган, диелгән хәбәрдә.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|