поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.04.2011 Могҗиза

«Мин сезнең төшегезгә керермен»

Беркөнне редакциягә газета укучыбыз Резидә Миңнебаева шалтыратты. «Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел. Ходай Тәгалә һәрчак безгә хәбәр бирә, аны бары сизә белергә генә кирәк», – дип сөйләп китте ул. Баксаң, Саба районы Яңа Мичән авылында яшәүче Резидә апа алда буласы вакыйгаларны төшендә күрә икән. Бу көннәрдә, башлаган эшен төгәлләр өчен, Казанга килгән булган. Озак та тормый безнең редакциягә үзе дә килеп җитте.

Ахырзаман 13 саны белән бәйле

 

Резидә апа озак еллар Мәскәүдә яшәгән. «Кайда тудыгыз, шунда торыгыз, диелгән бит изге китапларда. Читтә барыбер кеше бәхетле була алмый. Шуңа да туган авылга кайттык», – ди Резидә апа. В.Мерге китапларын укыганнан соң, Яңа Мичәндә бер гектар җир ала. Ул мәйданда төрле агачлар утырта. «Яшеллек – Җир шарының үпкәсе кебек. Урманнар, агачлар булмаса, планета унике генә минут яши ала икән. 13 нче минутта бетәчәк. Ахырзаман да 13 саны белән бәйле», – дип фаразлый ул.

 

«Яңа ел җиттеме, безнең авылда чыршы кисә башлыйлар. Берсендә барыбызны да тетрәндергән фаҗига булды. Дүрт авылдашым урманга чыршы кисәргә менгәннәр. Резидә апа, чыршы кирәк түгелме, дип, миңа да кергәннәр иде. Акчасына аракы алып эчәргә исәпләре. Егетләрне кисәттем: «Яхшылык күрмисез, кисмәгез!» – дидем. Соң үлеп барган чыршы янында Яңа ел кичендә Ходайдан бәхет, шатлык теләү үзе үк мәгънәсезлек югыйсә. Тыңламады егетләр. Күп тә үтмәде, бер-бер артлы вафат булдылар. Берсе тапталды, берсе асылынды, берсенең өстенә чыршы ауды. Кыскасы, агач каргышы тотты. Зираттагы агачларны кисәргә ярамау, чишмәләрне саклау турында күп кенә урыннарга мөрәҗәгать иттем, җитәкчеләргә, журналистларга, милиция хезмәткәрләренә бардым. Бу эшне ахырына җиткермәгән кешеләр инде җәзаларын күрәләр. Берсе лейкемия белән авырый башлады. Тагын берсе – кара машиналысы – юл һәлакәтенә очраячак. Казандагы тагын бер журналистны да бәла көтә. Хаталарын төзәтергә вакыт бар анысы», – ди Резидә апа. Гомумән, Яңа елда чыршы кисү традициясен бетерергә кирәк. Янгыннар, бәла-казалар аркасында болай да агачлар юкка чыга бит, ди ул. Аның сөйләгәннәрен тыңлаганда, бөтен гәүдәмә каз тәне чыкты, бу сүзләр шомландыра да, сагайта да. Ышанырга да ышанмаска да белмәссең...

 

 Һәр көн изгелек кылыгыз

 

«Гөбәдия, сәдакага өметләнеп йөргән муллалар күбәйде хәзер, биш вакыт намаз укып, кайчан безгә яхшылык җибәрер икән, дип көтеп утыручылар да бар. Әмма һәр көн изгелек кылырга кирәк: агач утыртырга, чишмәләрне карарга, мәчетләрне тәртиптә тотарга, кошларны ашатырга... Аллаһы Тәгалә: «Миңа бер адым атласагыз, мин сезгә таба өч адым атлармын», – дигән. Үзем төзүче булгач, авылыбыздагы мәчетнең эчен, тышын буядым, челтәрләр, кәрнизләр элдем. Котельня өчен нигез дә салып куйган идем, мәчет тирәсенә чәчәкләр утырттым, алар бит, җил искән саен, кешегә савап теләп торалар, тик бу эшләрне ахыргача җиткереп бетерергә комачауладылар, – дип дәвам итә Резидә апа. – Безгә хәзер авылыбызны сакларга, исән калырга теләсәк, Яңа Мичәндәге Изгеләр чишмәсен коткарырга кирәк. Ул урында, гадәттә, дус-иш, сыйныфташлар, туганнар җыелышып күңел ача, пикник ясап утыра. Изге чишмә тирәсендә кылган гөнаһлар өчен тәүбәгә килсәк иде».

 

Мин сезгә кирәк

 

Резидә апа кызык, шул ук вакытта уйландыра торган нәрсәләр турында сөйләде. «Һәр кешенең башында чиләк тора, дип күзалла. Анда кешенең гөнаһлары тулып бара. Изгелек кылып һәр гөнаһны киметергә мөмкин. Чиләк тулгач, аны башыңа бер кайгы итеп китереп каплыйлар. Бу – йә авырып китүдә, йә якыныңны югалтуда, бәхетсезлектә чагыла. Кулга шырпы керсә дә, кисәтү, дип кабул итәргә кирәк», – ди Резидә апа. Агачларны саклау буенча кая гына мөрәҗәгать итсә дә, уңай җавап алмагач, бу эштән туктап торган булган ул. Һәм нәкъ менә 16сы көнне (бу эшне башлавы да 16сы булган, Резидә апа 16сы туган) көтмәгәндә Казан урамында аны машина бәрдерә. Нык яралана Резидә апа. Шунда ул аңлый: Аллаһы Тәгалә аны кисәтә, эшне төгәлләргә куша. Дәваланып, бераз хәл алгач, эшен дәвам итәр өчен Казанга килүе икән.

 

Теге чакта «Чиркәүләрне, мәчетләрне бетергән өчен, Ходай безгә сугышлар бирде, бәлаләрнең 87 проценты битараф булган өчен бирелә. Әгәр дә кемнең дә булса урлаганын күреп, дәшми калгансың икән, сиңа да гөнаһ, бары гомереңә үлем янаганда гына дәшми калырга ярый. Шул ук укытучылар да тәртипсезлекләргә, укучыларның эчеп йөрүләренә, башка начарлыкларга күз йома икән, ул мәңге бәхетле булмаячак», – дип аңлата Резидә апа. Шәһәр җирендә авыр хәлдәге әбиләргә дә ярдәм итү җаен тапкан ул. Аларны авылга кайтарырга, анда аларга бар уңайлыклары булган йортлар салып бирергә, ә Казандагы фатирларын ремонтлап, вакытлыча куллануга тапшырырга, шуннан кергән акчага авылда атлар алып, аларны яшьләргә беркетергә кирәк. «Алайса хәзерге балалар телевизор белән компьютерны гына белә. Шул рәвешле күзләре пыялага әйләнде инде, хис, күңел турында сүз дә юк. Ат караса, яшьләр компьютердан аерылыр иде», – дип уйлый әңгәмәдәшем. «Каргышны ала торган савап эшләр бар, Ходайның һәр искәртүен тоемларга кирәк, төшләр кисәтә, искәртә, мин дә сезнең төшләрегезгә керермен, туры юлга өндәрмен. Бу минем өчен түгел, мин сезгә кирәк», – ди Резидә апа.  

 

Резидә апа төшендә күргән вакыйгалар белән дә уртаклашты: «2013 елда Татарстан бөтен дөньяга ислам дине тотучы республика буларак танылачак. Намаздагы әбиләребез дөньяны саклап калачак». Аның сөйләгәннәрен тыңлаган саен, сагаеп куясың. Сүзләрендә хаклык та бар кебек, кайбер фикерләре каршылык та тудыра. Фаразлары дөреслеккә туры килерме? Вакыт күрсәтер.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»