|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2023 Җәмгыять
Тимур Кадыйров Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры итеп билгеләндеТР халыклары Яшьләр ассамблеясы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп билгеләнде. Шул хактагы боерыкка кул куелган инде, Кадыйров бүгенге көннән әлеге вазифага керешә, дип раслады «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары. Искәртеп узабыз, август башында ТР Халыклар дуслыгы йортының элеккеге директоры Ирек Шәриповның үз вазифасыннан китүе билгеле булган иде. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул яңа эшкә күчү сәбәпле үз вазифасыннан китүен раслады, әмма нинди эшкә икәнен әйтмәде.
--- |
Иң күп укылган
|