|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2023 Җәмгыять
«Кеше приюты» проектының 5 еллыгы уңаеннан «Йөгер! Ашат! Яшә!» хәйрия йөгереше үтәчәк3 сентябрьдә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгы уңаеннан «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» беренче хәйрия йөгереше узачак. Старт иртэнге 9.00 да Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорткомплексында (Рогачев урамы, 34б адресы буенча) биреләчәк. Хәйрия ярышында 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучыларга, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, 500 м (балалар ярышы), 2,5 км (өлкәннәр ярышы), 5 км (өлкәннәр ярышы) дистанцияләре тәкъдим ителә. Ярышларда катнашучылар өчен «Кеше приюты» проекты кысаларында ашату павильоннарында бушлай кайнар ризык тарату оештырылачак. Шулай ук, теләгән һәркем үзе белән кием алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алачак. Хәйрия ярышы «Меценаты» бизнес-берләшмәсе Яшел Үзән районы администрациясе белән берлектә хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, яңа резидентлар җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, массакүләм спортны үстерү, «Кеше приюты» проекты эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү максатында үткәрә. Ярышта катнашу өчен электрон теркәлү:
--- |
Иң күп укылган
|