поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.04.2011 Авыл

"Юлга аркылы ятарга әзер". Дөбьяз халкы полигон төзелешенә каршы чыкты

"Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич!

Сезгә бу хатны Биектау районы Дөбьяз, Солабаш, Чыршы, Торнаяз, Суксу, Битаман, Бәксәр авыллары халкы исеменнән язабыз. Безнең Дөбьяз авылы янында көнкүреш калдыклары чыгару полигоны оештырырга телиләр. Моңа Дөбьяз һәм әйләнә-тирә авыллардагы бар халык каршы. Беркем дә бу полигонның безнең Дөбьяз зонасында оештырылуын теләми, чөнки нәкъ шул басу-болыннарның суы Дөбьязга төшә. Елга булып Чыршы, Усад авылларына китә. Бу болында безнең хайваннарыбыз йөри, балаларыбыз җиләк җыя..."

Пайсызлар күренеп йөрмәсен

 

Авылдан 2,5 чакрым ераклыкта урнашкан тугайда бүген-иртәгә полигон төзелеше башланыр дип дер калтырап торган Дөбьяз халкының соңгы өметен чагылдырган хат бу. "Район чиновниклары да, полигон төзелешенә рөхсәт биргән дәүләт ор­ганнары да безне ишетергә теләми, бөтен өмет Президентыбызда. Кирәк булса, без пикетка да чы­гарга әзер, юлга аркылы сузылып ятачакбыз, әмма бер генә транспортны да әлеге территориягә якын да китертмәячәкбез", – ди авыл халкы.

 

Авылга, пай җирләрен арендага алып эш башлау өчен ин­вестор килә икән, дигән хәбәр чыккач, Дөбьяз халкы өчен җыелышып сөйләшергә бер сәбәп була. Алар полигон төзелешенә каршы бер мең ярымга якын имза җыйган иде инде. Җирле үзидарәнең, җыенга бары тик пайлылар гына килсен, пайсызлар күренеп йөрмәсен, дигән фәрманына да карамыйча, яше-карты, олысы-кечесе мәдәният йортына җыела. Әле бит вакыты да нәкъ кеше эштә вакытта, кичке 4ләр тирәсендә билге­ләнгән. Авылдан Казанга йөреп эшләүчеләр дә, килгән җитәкчеләргә авылның төп проблемаларын төртеп күрсәтердәй фикерле кешеләр дә бу вакытка, билгеле, кайтып җитә алмый. Дөрес, таныш-белешләреннән әле­ге чара хакында ишет­кәннәр, шундук бөтен эшен ташлап, авыл клубына юл тота.

 

– Мин җыелышка пай мәсь­әләсе белән түгел, ә нәкъ менә по­лигон төзелешенә борчылып килдем, – ди шушы авылда 15 ел мәк­тәп директоры булып эш­ләгән Илберт Мөбарәк­шин. – Авылга по­лигон кирәклеге хакындагы сүз­ләр моннан 20-30 ел элек үк йөри башлады. Шуны Дөбьяз җирлегендә булдырмас өчен күп­ме кө­рәштек. Ә хәзер әлеге бор­чу янә пәйда булды. Әгәр дә биредә чүп урыны ясый­лар икән, моннан күчеп китүдән гайре юл калмаячак. Аның исен­нән, тычканнарыннан җирләребез дә, йортларыбыз да тиен бәясенә калачак.

 

Гомере буе авыл балаларына география һәм биология фәннәреннән белем биргән Марсель ага Усманов сүзләренә караганда, Дөбьяз җирлеге өчен карст күренешләре хас. Ягъни җир астында куышлыклар күп.

 

– Дөбьяз белән Битаман авыллары арасында грунт сулары күп. Алар бик тирән түгел. Күбесе Казансуга коя. Шулай ук Мамонино авылында ургылып чыккан чишмә дә әлеге чыганаклардан башлангыч ала. Аның хәтта тикшеренүләр барышында дәвалау үзлегенә ия булуын да ачыклаганнар, – ди мөгаллим.

 

Узган гасырның 50-60 нчы елларында нефть эз­ләүчеләр килеп, әлеге грунт сулары җирләрен 100 метр тирәнлектә казып тикшереп караган. Ул чакта Казансуга таба җир астыннан елга агуы ачыкланган. Шул ук вакытта әлеге елга суының минераль­ләшкән булуы да мәгъ­лүм. Марсель ага сүзлә­ренә караганда, полигон җирлә­рен­дә хәзер дә чишмәләр бар.

 

– Бүген Дөбьязга, иң беренче чиратта, каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру урыны түгел, ә үзәк канализация кирәк, – ди авылның элеккеге колхоз рәисе Әс­хәт Низамов. – Авылда өч су башнясы бар, аларның өчесе дә – черек. Полигонга ди­гән акчаны әнә шул проблемаларны чишүгә тотасы иде. Ә калдыклар өчен полигон төзеп мәшәкатьләнергә кирәкми, аның өчен бер-ике "КамАЗ" машинасы сатып алу да җитә. Биектауда полигон бар. Тө­йибез дә шунда илтәбез, и вәс­сәлам!

 

Ник яшерәләр?

 

Полигонга ихтыяҗ юктан гына килеп тумаган анысы. Авылда көнкүреш калдыкларын җыеп алу – чыннан да көнүзәк проблема. Хәзерге вакытта әлеге эш белән Ирек Сафин атлы эшмәкәр шө­гыль­ләнә, моның өчен һәр кешедән 15әр сум акча да җыеп алына икән. Тик әлеге чүпнең еш кына авыл зираты янәшәсендәге чүплек чокырыннан ары китмә­гәнлегенә дә авыл халкы берничә тапкыр үзе шаһит булган. Шу­ңа күрә: "Без ни өчен тү­ләргә тиеш соң?"– дип аптыраулары да гаҗәп түгел. Аннан соң чүп җыелмаганга да инде менә өч ай үтеп киткән. Сафин иптәш үзе җыелышта күренмәде.

 

ТРдагы Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитария-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең 2009 елда узган утырышларының берсендә элекке экология министры Әгъләм Садретдинов тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне бетерү өчен Биектау башкарма комитетына Дөбьяз зонасында каты көнкү­реш полигоны төзү күрсәтмәсе бирә. "Кешеләрне җыеп сөйлә­шүче дә, әлеге проект хакында аңлатучы да булмады, нигә мондый эшне халыкка аңлатмыйча, яшереп эшлиләр?" Ризасызлык белдереп килүчеләрнең нәкъ менә әлеге сорауга анык җавап ише­тәсе килде бу көнне. Әлеге сорауның үзенә төбәл­гәнен аңлап алган Илсөя ханым исә: "Мин монда эшкә килгәнче дә урын эзләгән­нәр. Әмма әлегә нәкъ менә монда полигон булачак дигән сүз дә, төгәл урыны да юк", – дип тынычландырырга ашыкты.

 

Тик аның әлеге сүзлә­ре учакка утынны өстәде генә. Халык бит инде төр­ле инстанцияләргә мөрә­җәгать иткән, кулларында җавап документлары да бар. Аларда Торнаяз авылыннан көньяк-көнбатышка таба – 2,5, Дөбьяздан төньяк-көнбатышка таба 2,2 – 2,5 чакрым ераклыкта урнашкан җир мәйданының, Роспотребнадзор идарәсенең Биектау буенча территориаль идарәсе белән берлектә килешенеп, каты көнкү­реш калдыклары полигоны өчен сайлап алынуы хакында әйтелә. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль ида­рәсе башлыгы Рәшит Хөсәенов җавабында исә болай диелә: "Сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары турында"гы 89 нчы федераль закон нигезендә чүпне җыеп ташлау – авыл җирлеге үзидарәләренә, ә калдыкларны юк итү һәм эшкәртү муниципаль район үзидарәләренә карый. Полигон җире закон кысаларында сайлап алынган. Ул торак зонадан ике чакрымнан да артыграк урында урнашкан. Шуңа күрә СанПиН кагыйдәләренә каршы килми".

 

– Болай булгач, төгәл урыны да юк, әлеге хакта тулысынча мәгълүматым да булмады дип алдап утырасы түгел. Полигон кадәр полигонны кеше күзеннән, шушы җирлектә яшәгән халыктан яшереп төзе­мәкче булалар икән, бу – җинаять. Монда җитәкчебез безгә каршы барган дигән сүз! – ди Әсхәт Низамов.

 

Җитәкчеләр ни ди?

 

Җыелышның беренче мизгелләрен төшереп киткән "Татарстан – Яңа гасыр" каналы хәбәр­челәренең сюжеты: "2013 елда узачак Универсиадага хәтле Самосыр чүплеген җир белән тигезләп бетерә­чәкләр. Дөбьяз поли­гонының да шул вакытка ачылуы көтелә", – дип тө­гәл­ләнде. Биредә, әлбәттә, җирле халыкның: "Полигон безнең авылга гына булмаячак, чүп якын-тирәдәгеләрдән, бигрәк тә Казаннан китереләчәк", – дигән фикере чагылдырылган.

 

Әлеге мәсьәлә уңаеннан Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллинның аңлатмасын ишетергә телә­гән идек. Әмма моның өчен безгә хат язып юлларга киңәш ителде. Шулай да әлеге материал әзер­ләнгән вакытта Дөбьяз авылында яшәүчеләр редакция белән элемтәгә кереп, тагын бер җые­лыш уздырылуы хакында хәбәр итте. Барлыгы өч йөзләп кеше җыелган. Халык арасында сораштыру үткә­релгән. 1412 кеше, мин полигон төзелешенә каршы, дип имзасын куйган. Җыелышка килгән Раил Зәйнуллин исә аларны: "Полигон төземәячәкбез", – дип тынычландырган.

 

– Ышанасы килә инде, өч йөз кеше алдына чыгып, шулай әйтергә җөрь­әт иткән икән, алдамас дип өметләнәбез, – ди Дөбьяз халкы.

 

Без дә район хакимиятенең рәсми җавабын көтеп калабыз.

 

P.S. Район җитәкчелеге Илсөя Мөхәммәтвәлиеваны да эшеннән азат итте.

 

Биектау – Казан.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 69 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»