поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
17.04.2011 Җәмгыять

"Шәрык" клубына 105 ел

18 апрельдә «Шәрык» клубы яшьләре татар эстрадасының иң якты йолдызлары белән бер сәхнәдә Филармония концертлар залын шаулатачак. Әлеге чара «Шәрык» клубының башлангычында торган Габдулла Тукайның тууына – 125 ел, ә «Шәрык» клубының барлыкка килүенә 105 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Баксаң, октябрь инкыйлабыннан соң эшчәнлеге туктап торган «Шәрык» клубының яңадан торгызылуына да киләсе елга 15 ел тула икән. Түгәрәк дата уңаеннан, концерттан тыш, «Шәрык» төрле милли турлар да оештыра. 

Соңгы елларда әлеге клуб «Шәрык-яңарыш» кебек бушлай концерт чаралары, Ачык ишекләр көне, КВН, «Ифтар-марафон» һ.б. акцияләр уздырып, яңа буын татар яшьләрен үз тирәсендә туплаучы, даими рәвештә «Кәләпүш», «Иҗат», «Атнакич», «Остаханә» исемле проектлар булдырып, яшьләрне төрле тематик кичәләрдә үзара аралаштырып, төрле кызыклы шәхесләр белән таныштырып торучы энтузиаст яшьләр үзәге буларак танылды. 

Тиздән булачак тамашаны «Шәрык» әйдаманнары үз көчләре белән бушлай оештыра. Чараның төп инициаторларының берсе – «Атнакич» проектының даими алып баручысы, хәзерге татар эстрадасы вәкилләре белән ныклы элемтәләр урнаштырган кыз – Эльмира Бәйрәмова. Чараны «Шәрык» клубы тормышын җанландыруга һәрвакыт үз өлешен кертеп килүче яшь композитор Гөлгенә Кәлимуллина белән клубны үз итеп өлгергән «Яңа Гасыр» радиосы ди-джее Ришат Хаҗиев алып барачак. 

Юбилей кичәсенә керү билетлары берничә көн эчендә «Шәрык»ка йөрүче яшьләр һәм аларның дуслары тарафыннан алынып та беткән икән. Концертта катнашучы артистлар – барысы да диярлек «Шәрык» клубының кичәләренә килеп кунак булган һәм яшьләрнең дусларына әверелгән шәхесләр. Арада кайчандыр үзләре «Шәрык» клубы әйдаманы булып йөрүчеләр дә бар, мәсәлән, Зөлфәт Зиннуров шундыйлардан. Илназ Сафиуллин,  Булат Җиһаншин, Илназ Гарипов һ.б. хәзер дә «Шәрык» яшьләре белән даими элемтәдә тора. 

«Шәрык» клубын элеккеге «Азатлык» татар яшьләре берлегенең дәвамчысы дип тә атарга мөмкин, чөнки бирегә Казанда һәм чит төбәкләрдә урнашкан рәсми яки формаль булмаган дистәләгән оешмада, хәрәкәтләрдә катнашучы яшьләр йөри. Бүгенге көндә эшләп килүче күпчелек милли оешмаларның лидерлары  да кайчандыр «Шәрык» клубыннан үсеп чыккан яшьләр. 

«Шәрык» клубы 1997 елда милли битарафлык, сәясәткә аллергия таралган вакытта торгызыла. Сәбәбе – таркалган «Азатлык» хәрәкәте әгъзалары мәдәни форматтагы кичәләр оештыру юлы белән үз потенциалын  саклап калырга омтыла. Клубны җанландырып җибәрүгә иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – журналист һәм шоу остасы Гамил Нур була. Шул вакыттан алып хәзергәчә клуб милли җанлы татар яшьләренең җыелышып аралашу, мәдәни күңел ачу функцияләрен алга сөреп, милләткә хезмәт итә. 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»