поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.04.2011 Авыл

Йомгак эченнән ... акча чыга

«Авылда эш юк, ничек көн итмәк кирәк?» – дияргә яратабыз. Яшьләрнең дә күбесе шәһәргә китү ягын карый. Әмма авылда үз эшләрен ачкан кешеләр турында ишетеп торабыз бит. Бигрәк тә күп мал асрап, табыш алучылар күбәеп китте. Бәйләү буенча үз бизнесын булдырган ханымнар да бар икән бит әле. Шундыйларның берсе Рушания апа турында язып үтәсем килә.

Рушания апа Галиева озак еллар фермада эшли. Әмма авыру сәбәпле, ул эштән китәргә мәҗбүр була. Берәр җиңелчә генә эш булмасмы дип, эш һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса. Берникадәр вакыттан соң бәйләү буенча эш ачарга тәкъдим итәләр. Рушания апа ризалаша. Районда бүгенге көндә бәйләү буенча 9 кеше үз-үзен эшле иткән. «Баштарак куркып калдым, документ, кәгазь эшен дә башкарып чыга алмам дип уйладым. Анысына үзебез булышабыз, ә җепләрне йомгаклата да сатарга ярый дигәч, ризалаштым», – ди Рушания апа.

 

Шулай итеп 58 мең 800 сум дәүләт субсидиясенә йон җепләр алып, бәйләү эшенә тотына да ул. Галиевләр йортында 10 капчык җеп (294 йомгак) үз урынын ала. Рушания апа көнгә бер сыңар оекбаш бәйли. Башмаклар тизрәк бәйләнә, ди. Бер йомгактан 3 пар оекбаш чыга икән. 2010 елның 7 октябрендә үз эшен башлап җибәргән Рушания апада йомгакларның яртысы беткән дә инде. «Безгә нәрсә бәйләп сата аласың, шуны бәйлә диделәр. Оекбаш, башмак, бияләй бәйлим. Кыска кунычлы оекбашларга күбрәк өстенлек бирәләр. Бәйләгән бере сатылып бара. Якын-тирәдә генә алучы юк, Казанда бик күп сатылды. Киленем Тәтештә дә хәйран гына калдырып кайтты. Бәйләсәң, алучысы бар. Аннан соң мин йомгаклата да сатам бит. Бер йомгак – 200 сум. Үзе бәйләгән кешегә йомгаклата алу очсызгарак чыга, билгеле», – ди Рушания апа.

 

Ирләр оекбашын – 150, башмакларны – 100, кечерәкләрен 80 сумнан сата икән. Бер йомгактан 3 пар оекбаш чыккач, 294 йомгактан барлыгы 882 пар чыга дигән сүз. Ә алар 132 мең 300 сумны тәшкил итә. Йомгакларның яртысын бәйләп, яртысын шул килеш сата дип исәпләсәк тә, табыш 95 мең 550 сумга тигез. Ә бары тик башмак кына бәйләп сатса, кесәгә 117 мең 600 сум акча керә дигән сүз. Дөрес, бу саннар әле якынча гына исәпләнгән. Хөкүмәткә тапшырыласы салым 17 меңне тәшкил итә. Әле тагын кергән табышның 6 процентын түләргә кирәк. Шул чыгымнардан калганы гына хуҗабикә кесәсенә керә. Әле бәйләгән оекбашларның барысы да сатылып бетә дигән сүз түгел бит: үзләренә бәйләнгәннәре, бүләккә бирелгәннәре дә бар. Аның өстенә күпме сабырлык, тырышлык та кирәк.

 

«Тик утырганчы, бәйләп утыруың мең мәртәбә яхшырак. Бәйләгәндә бөтен борчу онытыла. Үземне тынычланып калгандай хис итәм. Бәйләү ниндидер бер юаныч ул миңа, – ди Рушания апа. – Әлеге эшкә тотынганыма үкенмим. Кызыксынган кешеләргә алырга киңәш итәм. Өендә тагын бер бәйләүчесе булса, бигрәк тә яхшы. Тизрәк бәйләнә».

 

Кулыңнан килсә, түземлегең, сабырлыгың җитсә, гади йомгаклардан да күпме табыш алып була икән. Бары үз мөмкинлекләреңне дөрес итеп куллана гына белергә кирәк.

 

Теләче, Олы Тиләҗе.


Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»