|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2023 Мәдәният
«КАРАШ» инсценировка мәктәбенең очрашулар циклы башланаКариев театры «КАРАШ» инсценировка мәктәбенең очрашулар циклын башлап җибәрә. Беренче очрашу 22 августта театрның кече залында узачак. Режиссер Тимур Кулов белән драматург Айдар Әхмәдиев режиссер-драматург тандемында эшләү турында сөйләячәк, язу һәм кую серләрен ачачак! Бу тандем Кариев театры тамашачысына яхшы таныш: алар бергәләп эшләгән ике спектакль - «Арыну» һәм «Рөстәм маҗаралары» - театрыбыз репертуарында. Очрашуга «КАРАШ» мәктәбе катнашучылары гына түгел, теләге булган, иҗат һәм сәхнә арты серләрен белергә теләгән һәркем килә ала. Әлеге сылтама аша теркәлергә генә кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|