|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2023 Мәгариф
Айсылу Лерон: "Формага гына 30 меңгә якын акча китте"Җәйге каникул тәмамланып килә. Әти-әниләр мәктәпкә әзерлек белән мәшгуль: форма, аяк киеме, букча, канцелярия тауарлары ала. Моннан тыш баланы психологик яктан әзерләү, укырга барганчы сәламәтлеген тикшертү дә мөһим, дип саный табиблар. Казаннан Айгөл: “Былтыр балам I сыйныфка укырга керде. Ярты ел дәвамында мәктәп бәдрәфенә керергә уңайсызланып йөргән. Тәнәфес вакытында да бармаган. Дәрестә сорап чыгарга оялган. Кыскасы, шулай түзеп йөрү организмга ничек тәэсир итә?” — дип кызыксына. "Элек туры утырмасаң, укытучылар аркага таяк белән төртә иде. Хәзер балалар ятып та, басып та дәрес әзерли. Сколиоз булмасын өчен нишләргә?" — дип сорый газета укучыбыз.
Мәктәпкә төрле яклап әзерләнү хакында педиатр Чулпан ГАЯНОВА белән КЫЗЫКЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 17 НЧЕ АВГУСТ САНЫНДА.
Айсылу ЛЕРОН, Казан Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе:
— Быел беренче тапкыр мәктәпкә балаларның өчесен дә әзерлибез. Шактый кыйммәт чыга. Былтыр киемнәре ярый иде әле, шуңа азрак акча тотылды. Быел өчесен дә баштанаяк киендерергә туры килә. Формага гына 30 мең сумга якын акча китте. Канцелярия тауарлары да арзан түгел. Физкультура формалары белән аяк киемнәре аласы бар. Әйберләрне үзләре сайлап, киеп карап ала.
Бөтен мәктәп укучыларының әти-әниләренә сабырлык телим.
Дуслар, ә Сездә мәктәпкә әзерлек ничегрәк бара? Быел чама белән күпме кесәдән чыга?
--- |
Иң күп укылган
|