|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2023 Җәмгыять
Яшел Үзәндә прокуратура ярдәме белән инвалидка кресло-коляска биргәннәрЯшел Үзән шәһәр прокуратурасы ярдәме белән инвалид ир-атка кресло-коляска биргәннәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Ачыкланганча, икенче төркем инвалид ир-ат тернәкләндерү программасы нигезендә кресло-коляска белән тәэмин ителергә тиеш булган. 2021 елдан бирле ул социаль хезмәткәрләргә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән, әмма аның үтенечен кире какканнар, дип хәбәр итә Татар-информ.
Нәтиҗәдә, прокуратура Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсе җитәкчесенә карата гариза биргән. Күзәтү ведомствосы катнашканнан соң инвалидның хокукларын яңадан торгызганнар һәм аңа кресло-коляска биргәннәр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|