поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.08.2023 Язмыш

Бер көндә өч баласын югалткан Гөлсинә Камалова: «Кызларым җылысы куенымда»

Бу язманы укый башлагач, күпләр 2014 елның 8 августын исенә төшерер, мөгаен. Бу көнне Питрәч районының Ильинка авылы янәшәсендәге юл фаҗигасендә өч бертуган кыз һәм аларның дуслары һәлак булды. Бу хәбәрне ишетеп, бөтен Татарстан елады. Өч баласын бер көндә җиргә иңдергән ана язмышы бик кызганыч иде. Кызларның үзләре…

Алар әле яши генә башлаган иде бит! Сабырлыкның никадәр авырлык белән бирелгәнен өч бертуган кызның әнисе Гөлсинә апа үзе генә белә торгандыр…
 
– Кызларым Алсинә, Алинә, Гөлинәмнең алма кебек матур чаклары иде. Кияүләргә биреп, тормышларына сөенеп, сабыйларын сөеп кенә яшәр идем дә бит. Тик язмышлары бөтенләй башка булган икән сабыйларымның. Өч бала үстереп буйга җиткердем дә, берсе дә калмады, – ди ул.
 
Күңеленә авыр булса да, Гөлсинә апа белән 9 ел элек булган хәлләрне искә төшердек. Алсинә Базарлы Матакта банкта эшли, 19 яшьлек Алинә – кооперация институтында, 18 яшьлек Гөлинә технология колледжында дизайнерлыкка укый. Иртәгә фаҗига буласы дигән көнне олы кызы Алсинәгә 27 яшь тула.
 
– Туган көнгә бардым. Кызыма багышлап, матур җыр да башкардым. Ул да миңа шундый матур сүзләр әйтте. Синдәй әнием булмаса, мин мондый табыннар кора алмас, яхшы машинада йөрмәс идем, диде. Өстәл аша үрелеп кочаклады. Шул җылысы әле дә куенымда тора кебек. Дуслары да, кызымны мактап, матур сүзләр әйттеләр. Бик күңелем булган иде, – дип искә ала Гөлсинә апа. – Алсинә – беренче никахтан туган балам минем. Әтисе кыска гомерле булды. Ирем үлгәч, Рөстәм абыегызга кияүгә чыктым. Уртак  кызларыбыз Алинә белән Гөлинәбез туды. Кайбер атнада кызларым, киткәндә, үзләре артыннан җыеп та өлгермиләр иде. Бу юлы бөтен җир тәртиптә калган. Мунчаны да җыештырып, юып киткәннәр. Әйтерсең, күңелләре сизенгән. Эшләрен калдырмаганнар.
 
Фаҗигане ана күңеле сизенә. Кичке алтыда киткән кызлар сигездә дә хәбәр бирми. Гөлсинә апа башта бер кызына, аннан икенчесенә, соңыннан рульдә барган Алсинәгә шалтырата. Берсе дә телефонын алмый. Өзгәләнә ана йөрәге. Җанына урын тапмый. Шул вакытта кызлар үлгән була инде. Башка машинаны узам дип каршысына килеп кергән автомобильгә бәрелмәс өчен Алсинә тормозга баса һәм ручникны күтәрә. Алар утырган машина шундук асфальтка килеп кадалган һәм йөк машинасына килеп бәрелгән. Дүрт кыз дүрт якка очкан.
 
Әниләре сөйләвенчә, апалары сеңелләренә гел терәк була. Кечкенәдән. Алар авырса да ярдәм итә. Укырга кергәндә дә таяныч була. Бик дус яшиләр. Бер-берләреннән башка тора да алмыйлар. Якты дөньядан да бергә, өчәүләшеп китеп бара алар. Вакыт дәвалый,  дисәләр дә, Гөлсинә апа килешми. Ана балаларын ничек оныта алсын инде?! Ул аларны сагынып яши. Догалар кыла. 2015 елда дингә килүе яшәргә ярдәм итә дә инде аңа.
 
– Үләм дип кенә үлеп булмый бит. Тормыш дәвам итә. Калган гомерне яшәргә кирәк. Кызларымны югалткач, әле тагын сынаулар килде. Энемнең хатыны яман чирдән үлеп китте. Гаиләбез өчен бик авыр югалту булды. Ике ел элек иремне дә югалттым. Бала хәсрәтләре эзсез югалмады инде. Рөстәмем йөрәк белән 61 яшендә арабыздан китеп барды, – ди Гөлсинә апа. – Аннан соң Казанда яшәүче апамда яман шеш таптылар. Балалары белән сөйләштем дә аны үзебезгә кайтаруларын сорадым. Апамны тәрбияли алдым, шөкер. Тик чирне җиңә алмадык. Ул да китте.
 
Гөлсинә апаны туганнары ташламый. Бер дә ялгыз торганым юк, ди ул. Ялгызлыгын сиздермәс өчен, ниләр генә эшләми икән якыннары. Үзе, кирәкми, дисә дә, күптән түгел  65 яшьлек юбилеен уздырганнар.
 
– Янәшәмдә терәк булырдай кешеләрем бар. Үзем дә сабыр итәргә тырыштым. 8 ел мәдрәсәдә белем алдым. Гарәпчә укырга өйрәндем. Әле менә мәдрәсәдә балалар укытырга дип бер кыз килгән иде. Аны үземә йортка кертеп тордым. Бергә-бергә күңелле булды.  Туганнарымның балаларын да җибәрмичә торам әле. Алар барда рәхәт, – ди Гөлсинә апа. – Язмыш никадәр генә сынаса да, түзәргә кирәк. Елап кына берни үзгәртеп булмый. Кызларым да кире кайтмыйлар. Бер генә теләк – догаларым һәркайсына барып ирешсә иде. Сагынам. Бик сагынам үзләрен. Өч кызымның фотосын да ясатып элеп куйдык. Карап кына торам үзләренә. Әле ярый төшләремә кергәлиләр. Буй җиткән вакытлары түгел, кечкенә чаклары керә. Шул төшләремне күреп тә сөенеп уянам мин. Урыннары оҗмахта булсын инде кызларымның. Бар теләгем шул. Үзләре дә риза-бәхилдер.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»