|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2023 Фаҗига
Берьюлы 4 кешенең гомере өзелгәнУфа районында Көнбатыш урау юлының 19 километрында коточкыч авария булган. Анда каршы килгән «Лада Гранта» белән «Газель» йөк машинасы бәрелешкән. Әлегә булган мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» йөртүчесе һәм аның өч пассажиры һәлак булган. Ярдәм «Газель» йөртүчегә дә таләп ителгән. Фаразлануынча, җиңел машина йөртүчесе руль артында йоклап киткән.
Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли.
фото: "БР буенча ЮХХДИ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|