|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2023 Җәмгыять
Чәй эчеп “исергән” район башлыгын гаишниклар туктатканБурятиядә руль артына исерек утыруда ишкләнелгән Бичур районы башлыгы чәй эчеп агуландым, дип сөйләгән. Руль артындагы чиновикның юлда сәер хәрәкәт итүен дәүләт автоинспекторлары 16 августта күреп калган. Смолинны туктаткач, ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Шунда вакыйганың версиясен сөйләгән дә инде. Ул көнне, имеш, аны Физкультурач көнен бәйрәм итәргә табигать кочагына чакырганнар. Анда, түрә сүзләре буенча, аңа спиртлы эчемлекләр тәкъдим иткәннәр. Әмма чиновник баш тарткан, ул бит “зарулем”! Әдәп саклап, Смолин чәй эчәргә булган, имеш, һәм аны бер йотуда ук “сәер тәм сизгән”.
Күп тә үтми Бичур районы башлыгы кайтыр юлга чыккан. Юлда аны ЮХХДИ инспекторлары туктаткан, берникадәр сүз көрәштергәннән соң Смолинны үзәк район дәваханәсенә китергәннәр, анда ул медицина тикшерүе үтәргә ризалык биргән. Тик соңрак түрә бу анализларга ышанырга кирәкмәс, ул яңа анализларны Улан-Удэда үтәчәкмен дип төрттергән. Смолин шуны да өсти, хәвефле чәй аңа якынлашып килгән сайлаулар алдыннан эләккән. Үзәк район дәваханәсенең баш табибы да сайлауларда катнаша, дигән ул.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Татар-информ архивы
Щлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|