|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2023 Тарих
Мәрхәмәтлелек сыйфатлары тамырлардан килә. Иске Ярмәк балалар йортына 80 ел1943 ел. Курск Дугасында коточкыч канлы сугыш бара. Бихисап танклар, самолётлар һәм меңләгән хәрби көчләр катнашкан бәрелештә илебез язмышы хәл ителә. Менә шул чакта, ашыгыч рәвештә, Касыймовтан Идел аръягына эвакуациягә балалар йортын җибәрәләр. Куйбышев өлкә партиясе комитеты карары буенча ул Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылына урнаштырыла.
Әлбәттә, ирләре сугышта булган хатын-кызлар, карт¬лар һәм яшүсмерләр җилкәсенә мондый бурыч йөк¬лә¬нүен хәзерге заманда күз алдына да китереп булмый.
Халык үзе дә ач-ялангач. Кияргә киеме, ашарга ризыгы булмаган авылга 140 баланы урнаштырып, ашыгыч рәвештә юрган-мендәр, кием-салым булдыру гына түгел, тукландыру мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булган бит!
Балаларның күбесе беспризорниклар булганга, аларга уңай тәрбия би¬рү дә авыр мәсьәләгә әве¬ре¬лә. Ирекле тормышка, тез¬ген¬сезлеккә күнгән тәр¬тип¬сез ба¬лалар качып кит¬кәндә, аларны ил буенча эз¬ләргә ту¬ры килә. Бөтенләй тәр¬тип¬сезләрен хезмәт коло¬ния¬сенә озаткан очраклар да булгалый. Билгеле, бу очракта тәр¬биячеләр итеп фронттан яраланып кайткан укытучыларны куялар.
Ятимнәргә лаеклы тәр¬бия бирү өчен детдом хез¬мәт¬кәрләренә күп көч түгәргә туры килә. Аларны тормышка яраклаштыруга детдом җитәкчеләре, колхоздан 13 гектар җир алып, суган, кишер, кәбестә кебек яшелчәләр үстерә, кош-корт үрчетә, бозаулар асрый башлыйлар. Ху¬җалыкны алып бару өчен ат та бирелә.
Авырлыкларга карамас¬тан, балалар эшләп тапкан акчага «Зингер» тегү машинасы сатып алалар. Шулай, кызлар тегәргә һәм чигәргә, ә ир балалар йорт эшләре алып барырга өйрәнәләр. Иң мөһиме - аларны нәтиҗәле эшләп, хезмәт җимешләренә куанып яшәргә өйрәтәләр. Тора-бара балалар эшләп алган акчаларына велосипед та сатып алалар.
Еллар уза тора. Детдомга эшчән, кешелек¬ле, ке¬ше кайгысын үз хә¬лен¬нән дә өстенрәк куя бел¬гән тәрбиячеләр туплана. Авыл халкы сәкеләрдә, сән¬дрәләрдә йокласа, детдом балалары ак җәймә җә¬ел¬гән койкаларда йоклады¬лар. Алларында печенье һәм ак күмәч еш була иде. Ак күлмәкләр, шортиклар, панамалар кидереп, строй белән йөр¬тәләр иде.
Детдом авыл тарихында матур һәм истәлекле бер вакыйга булып истә калган. Анда тәрбияләнгән балалар бу оешманы үзләренең туган йорты, ә тәрбиячеләрен әти-әниләре итеп санап, авыл белән элемтәне өзмичә, ку¬накка кайтып-китеп йө-риләр иде. Хәзер инде детдом җитәкчеләре һәм хез¬мәткәрләре генә түгел, анда тәрбияләнүчеләрнең дә кү¬бесе бакыйлыкка күчтеләр. Шулай да, ул елларны искә алганда, ирексездән Гәрәй абый Һидиятов, Әсхәт абый Мөхәммәтҗанов кебек гел елмаеп торган җитәкчеләр күз алдыбызга килеп басалар.
Әти-әнисе вафат булгач, шушы детдомда тәрбиялән¬гән авылдашыбыз Мәгъмүрә апа Ваһапова сөйләве буенча, кайда гына яшәмәсеннәр, биредә тәрбияләнгән бала¬лар¬ның күбесе Әсхәт абый Мөхәммәтҗановны һәм Кә¬римә апа Ихсанованы үз әти-әниләре дип атап, даими рәвештә кунакка кайтып йөргәннәр. Әлбәттә, мондый матур күренешнең ясалма булуы һич тә мөмкин түгел, бу - безнең авыл халкы геннарында тупланган затлы бер сыйфат. Хәзерге - дөньялар үзгәргән, җәмгыятьтә әхлак, дуслык, туганлык хисләре какшаган һәм ташланган балалар күбәйгән чорда Иске Ярмәк халкы арасында шундый балаларны тәрбиягә алып үстерүчеләрнең күп булуы - гаҗәеп күренеш. Ә инде Альберт һәм Сәрия Хә¬лиулловларның, өч берту¬ган ятим балага лаеклы тәрбия биреп, киләчәк тормышларын җайларга булышулары, хәзер дә ярдәм күр¬сәтеп яшәүләре – искитмәле хәл.
Андый авыл¬даш¬лары¬быз¬ның тагын берничәсен мисалга китереп булыр иде. Әлбәттә, мондый кешелек¬лелек сыйфатлары очрак¬лы түгел, аның тамыр¬лары бар һәм бу авыл җәм¬гыя¬тенең үзкыйммәте, ха¬лык кү¬ңелендә яшәүче мәр¬хә¬мәт¬лелек турында күпне сөйли.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ |
Иң күп укылган
|