|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2023 Мәдәният
Тинчурин театрында "Кунак бүлмәсе" проекты эшләвен дәвам итәӘлеге бүлмәдә спектакльгә кадәр һәм антракт вакытында уңайлы диваннарда яңа пешкән каһвә яки чәй эчә аласыз. Шулай ук театр артистлары белән күңелле әңгәмә уздырырга, матур фонда фотоларга төшәргә, өстәл уеннары уйнарга, бушлай вайфай белән кулланырга, гаджетларыгызга заряд җыйдырырга мөмкин. Тамашачылар соравы буенча “Кунак бүлмәсендә” театр артистлары белән иҗади очрашулар оештырыла. Хәләл стандартлар буенча әзерләнгән кайнар ризыкларга алдан заказ бирә аласыз. “Кунак бүлмәсендә” эшлекле очрашулар, проект презентацияләре үткәрү, интервьюлар алу, туган көн һәм башка бәйрәмнәрне билгеләп үтү мөмкинлеге бар. “Кунак бүлмәсеннән” файдалану өчен, теләсә кайсы спектакльгә 6 рәттән "Барысы да кертелгән" опциясе белән билет сатып алырга мөмкин. Телефон: 236-66-96. Билетлар: https://tinchurinteatr.ru/ru/shows/
--- |
Иң күп укылган
|