поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.04.2011 Җәмгыять

Күчмә театрның фронтовик артистлары

Бөек Ватан сугышыннан 1945 елда исән калган фронтовик артистлар кайтып төшә. Тилмереп көтеп алынган җиңү! Кайгыдан да шул ук вакытта, шатлыктан да бу көннәрдә күз яшьләре түгелә.

Күчмә театрга сугыш кырыннан шактый гына иҗатчылар – З.Хәлиуллина, З.Туишева, Т.Кичүбаев, М.Хәмзин, Ф. Юнысов, А.Әбдрәшитов, Г.Нигъмәтуллина, С.Шәкүровлар әйләнеп кайта. Үзләренең гаризаларын алар “эшкә алыгыз” диеп кенә түгел, “фронттан кайттым, артистлык  эшенә керешәм”, дип язалар. Әйтерсең лә эштән китеп тә тормаганнар. Күчмә театрга җан керә. Күпмедер вакыттан соң, фронтовикларның бер өлеше Әлмәт дәүләт театрына күчеп китсә, С.Шәкүров, Ф.Юнусов, М.Хәмзиннар биредә җиң сызганып эшкә керешәләр. Мөхәммәт Хәмзин 1952 елдан алып 1975 елга кадәр театрның директоры булып эшли. Шулай ук 1963 елда сугышчан офицер Равил ага Тумашев баш режиссер итеп билгеләнә. Ул – күренекле режиссер Кәшифә апа Тумашеваның улы. 1923 елда туган ирләрнең сугыш кырыннан бер проценты гына әйләнеп кайтса, шуларның берсе орден – медальләр таккан капитан Р.Тумашев була. Нәкъ менә шушы шәхесләргә Күчмә театрны күтәрергә, аны СССРның бөтен төбәкләрендә танытырга насыйп була. Сугышның бөтен фаҗигасен күргән фронтовиклар, тыныч тормышның кадерен белеп яшиләр, иҗат итәләр. Сәет ага Шәкүров директорлык дилбегәсен 1975 елда  үз кулына ала һәм 1979 елга хәтле эшли. Шул ук вакытта күбрәк сугыш темасына кагылган хикәяләр, истәлекләр, пьесалар иҗат итә. Шуларның өчесе К.Тинчурин театрында 1986 елда “Саф күңелгә тап төшми” драмасы, 1992 елда “Сөяркә”  әсәре, 1999 елда “Карт гашыйк” әсәрләре дөнья күрә. Бүгенге көндә без алар күтәргән авырлыклар, алар күрсәткән батырлыклар алдында баш иябез! Алар “туган илем, халкым!” дип яшәде. Ни кызганыч, бүген аларның күпчелеге безнең арада юк инде. Бөек Ватан сугышының быел беткәненә 66 ел тулганда Күчмә театрга бәйләнеше булган ике генә ветераныбыз исән. Аның берсе бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәп ятучы Зәкия апа Тумашева булса, икенчесе танылган режиссерыбыз Равил ага Тумашев. Шунысы куанычлы, 88 яшен тутырып килүче Равил абый, күз тимәсен театрыбызга килеп – китеп йөри. Без – театр коллективы аларга нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Алар эшләгән изге эшләре, иҗат эшләре алдында баш иябез! Рәхмәт сезгә! “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”, дигән, безнең әби – бабайлар. Бөек Җиңү көне белән сезне, хөрмәтле ветераннар!


Драматург Рәдиф СӘГЪДИ
Тинчурин театры
№ |
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»