|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2023 Киңәш-табыш
Гөмбә ашап агуланганда нишләргә?Гөмбә файдалы, әмма җыя һәм эшкәртә белгәндә генә. Агулы гөмбә үзен 10-15 минуттан ук сиздерә башларга мөмкин, әмма күп очракта инкубация вакыты берничә сәгатькә сузыла. — Гөмбә белән агуланганда, тиз арада ашказанын юдыртырга кирәк. Моның өчен 1,5-2 литр чиста су эчәргә була. Йотымлап түгел, 2-3 минут эчендә эчеп бетерергә. Аннан тел төбенә ике бармак белән басып, косып чыгарырга. Моны 3-4 тапкыр кабатларга. Шуннан соң 10 кг гәүдә авырлыгына 1 төймә исәбеннән активлаштырылган күмер эчәргә. Күмерне ваклап, 1 стакан суга кушып эчсәгез, нәтиҗәлерәк. Гөмбә белән агуланганда, ашыгыч ярдәм чакырмыйча булмый. Ашказанын юдырганнан соң, хәл яхшырган кебек булса да, агу канда кала. Интоксикация бавыр, бөерләрне зарарларга мөмкин. Хастаханәдә система куярга тиешләр, — диде табиб-диетолог Наталия Әхмәдуллина. Гөмбә белән агулану билгеләре: косасы килү, диарея (тәүлегенә уннан артык бәдрәфкә бару), температура күтәрелү, косу, калтырату.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|