|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2023 Җәмгыять
Әлифба авторларына багышланган Коръән мәҗлесе үтте11 августта Татар Байтуганы авылында Әлифба авторларына багышланган Коръән мәҗлесе үтте. Сәләй Вагыйзовның музей-йортында Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педколледжы директоры Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә бер төркем делегатлар кунак булып киттеләр. Әлеге педколледжда Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучылары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова эшләгәннәр. Гөлнара Фидаиловна безнең музейга - дүртенче, ә Әлифба авторлары укучысы булган София Фәйзрахманова икенче мәртәбә килделәр.
Шулай ук делегация составында Арча Үзәк музее директоры Гөлназ Камалова, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Резеда Хакимҗанова да бар иде.
Кунакларны Абзаловлар гаиләсе күтәреп алды. Бу көн¬не алар Сәләй Гатат улы истәлегенә Корбан мәҗлесе үткәрәләр иде. Мөхәммәтнур хәзрәт Гарипов Коръән сүрәләре укып, Әлифба авторлары, аларның әти-әниләре һәм балалары рухына багышлады.
София Мансуровна Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованы җылы сүзләр белән искә алды, ә Гөлнара Фидаиловна “Вагыйзов укулары”на әзерлек барышы турында сөйләде. “Укулар” октябрьдә, Сә¬ләй Вагыйзовның 115 еллыгына багышлап Бөтенроссия күләмендә үткәреләчәк. Ул бу парның туган телебезне һәм милләтебезне саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте, Сәләй Гатат улының туган авылы белән элемтәдә булуына сөенде.
Мәҗлестән соң кунаклар авылны урап чыктылар, яшь Сәләй йөгереп йөргән урамнан уздылар, авылның бай табигатенә, буасына сокланып туя алмадылар. Бигрәк тә чәчәккә күмелеп утырган музей-йорт тирәсе ошады аларга. Кунаклар журналында яхшы сүзләр язып, юлга кузгалдылар.
Менә шундый җылы очрашулар озак онытылмый шул алар. Кунаклар да, хуҗалар да бу ике бөек педагогның йөрәгендә, язмыш сынауларына карамастан, милли рух һәм патриотизм хисләре яшәвенә соклануларын белдерделәр.
Нурания АБЗАЛОВА |
Иң күп укылган
|