|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2023 Җәмгыять
Балалы гаиләләргә кредит амнистиясе бирергә телиләрДәүләт думасының Мәгариф буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова Русиядә балалы гаиләләргә кредит амнистиясе кертү тәкъдиме белән чыкты. Депутат билгеләп үткәнчә, быелның 1 маена русиялеләрнең банклар алдындагы бурычы 30,22 триллион сум тәшкил иткән, ә кредитлау дәрәҗәсе ел башы белән чагыштырганда 35 проценттан 41 процентка кадәр арткан. Ул өстәп әйткәнчә, бу уңайдан реаль керемнәрнең торгынлыгы һәм инфляция күзәтелә, ә бу үз чиратында ил халкының финанс хәленең көчсезләнүен күрсәтә. Лантратова сүзләренчә, балалы гаиләләр Русиядә ярлыларның 80 проценттан артыгын тәшкил итә.
"Бу категориядәге гражданнар бу очракта югары дәүләт ярдәме чараларын таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә бурыч йөкләмәсен йомшарту максатыннан балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган кредит амнистиясе кертү максатка ярашлы булып күренә», — дип белдерде ул.
Лантратова әлеге категория гражданнарга, керемнәре аларның үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кимегән очракта, бурычларны бер тапкыр исәптән чыгару мөмкинлеге бирергә планлаштыралар, ди, аларның исемлеген, аның сүзләренчә, хөкүмәт билгеләргә тиеш.
Чыганак: lenta.ru
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|