|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2023 Хәвеф-хәтәр
Ике яшьлек бала тәрәзәдән чыгып басканПолиция хезмәткәрләре тугызынчы кат тәрәзәсеннән чыккан 2 яшьлек кызны коткарган. Бу хәл Дагыстанда булган. Бала тәрәзәне ачып чыгып, башта кондиционер өстендә утырып торган, ә аннары тәрәзәнең тар карнизы буйлап йөргән. Бу хәлне үтеп баручылар күреп калган. Алар тәрәзә астына юрган сузып, полиция килгәнче саклап торганнар.
Полиция исә 40 минут буена фатирга керә алмыйча торган. Анда кызның апасы чит кешегә ачарга курыккан, ә әти-әниләре өйдә булмаган.
Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган, кызны коткарганнар. Хәзер полиция кызның әти-әнисе белән сөйләшә инде.
Фото: видеодан скриншот
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|