14.08.2023 Җәмгыять
“Ханнар утары” коттедж бистәсендә беренче урамның тантаналы ачылышы узды (ФОТО)
Яшел үзән районында урнашкан “Ханнар утары” коттедж бистәсе беренче туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәмдә беренче урамның тантаналы ачылышы да узды. 25 йорт төзелгән урам Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикә исемен йөртәчәк. Биредә сафка баскан йортларның проектлары да татар телендә аталган - "Яшьлек", "Мәхәббәт", "Асылъяр", "Манзара", "Шатлык", "Хөрмәт".
Сөембикә урамында 2 мең чәчәк һәм декоратив үсемлек, 600 туя агачы утыртылган. "Хан йорты" компаниясе коллективын Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев котлады. Ул Хан утарының киләчәге зур булуына ышаныч белдерде.
"Бүгенге көн тарихка яңа тормышның башы буларак кереп калачак. Без сезнең бистәгә зур өметләр баглыйбыз, яңа идеяләргә, яңа кешеләрнең килүенә, балаларның дөньяга килүенә өметләнәбез. Бу территория үз халкы ярдәмендә үзгәрер дип ышанам, чөнки һәр урынның байлыгы һәм иминлеге кешеләргә бәйле", - дип ассызыклады район башлыгы.
"Хан йорты” компаниясе башлыгы Ильяс Гыймадов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевка проектны хуплаулары өчен, клиентлар һәм партнерларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте.
"Бер ел эчендә күп эшләр башкарылды: төзелешнең төрле стадиясендә 80 йорт сафка баса, үзәк урамнар асфальтланды, спорт, волейбол, балалар мәйданчыклары төзелде. Административ бина төзелеше тәмамалана, ул көз көне рәсми рәвештә ачылачак. Аның белән бергә бинаның икенче катында фитнес-зал эшли башлаячак. Тиздән мәчет төзелеп бетә. Боларның барысын да без бергә эшлибез", - диде Ильяс Гыймадов.
Шуны да искәртик, Ханнар утары бистәсендә татар сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган татар сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган Әхмәт-бай Хөсәенов исемендәге мәчет төзелеше дәвам итә. Киләчәктә биредә мөселманнарның зур дини үзәге ачылачак.
Ханнар утарында өй туен беренче булып Кәримовлар гаиләсе бәйрәм итте. Йорт хуҗасы - КФУ профессоры, югары уку йортында 40 елдан артык эшләгән, Камил Кәримов коттедж бистәсендә йортны беренче сатып алучысы да әле. Яңа йортта ул хатыны, кызы һәм оныгы белән бергә яшәячәк. Моңа кадәр Кәримовлар гаиләсе Залесныйда яшәгән.
“Мин биш ел дәвамында үз йортымны төзү өчен урын сайладым һәм Раифа тирәсендә, бигрәк тә Волга-Кама тыюлыгы территориясендә кишәрлек турында уйладым. Язмыш безне Ильяс Гимадов белән күрештерде, ул нәкъ менә шунда яңа концептуаль бистә төзелеше башлануы турында сөйләде. Без бу урыннарны күрдек тә йортны биредә төзергә булдык", - дип сөйләде Камил Кәримов.
"Мин үзем геофизик һәм бу районның геологиясен беләм. Якында сәнәгать предприятиеләре юк, суы да чиста. Шансын да әйтергә кирәк, мин аеруча мәчет төзелүен һәм алга таба мөселман үзәге үсеш алуын көтәм. Компаниянең җирлекне сайлауга да, төзелеш барышына да, концепциягә дә карашы бик дөрес", - дип саный Камил Кәримов. "Бу бистәнең киләчәге зур булыр дип ышанам", - дип билгеләп үтте ул.