|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2023 Шоу-бизнес
Рөстәм Закиров Салаватның оныгына нинди бүләк ясаган?Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның концертлары барганда кызыклы хәлләр дә була. Концертка гади тамашачы гына түгел, артистлар да бик теләп йөри. Көн дә берәр артист килеп, Салаватка бүләк бирә. Рөстәм Закиров та гаиләсе белән барган. Ул Салаватка Пошалым чанасы бүләк итте. “9 майда Салават Зәкиевичның улы Рөстәмнең улы Дамир туды. Дамирга безнең гаиләдән бүләк бу. Мин соңлап кына, 33 яшьтә генә өйләндем. Концертыңны башта хатын белән генә карадык, инде хәзер гаиләбез белән карыйбыз, 50нче сезонны оныклар белән карарга язсын”, - диде Рөстәм. Юмор хисле Салават исә болай дип җавап бирде: “33 яшьтә генә өйләндем, ди. Ты ничего не потерял, бер дә борчылма. Без Рөстәм белән беркайчан да сүзгә килмәдек, үпкәләшмәдек. Бик зур рәхмәт сиңа. Бу чана – безнең гаиләдә дүртенчесе. Оныкларым Хәят, Рәйхан, Җәннәткә булды, дүртенчесе – Дамирга. Бишенчесен әзерлә!”
--- |
Иң күп укылган
|