поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.08.2023 Җәмгыять

Мәктәпкә әзерләнү ничә сумга төшә?

Җәйнең соңгы аена да аяк бастык. Димәк, мәктәпкә озак калмады: 2-3 атнадан энәдән-җептән киенгән балалар мәктәпкә юлланачак.

Чынлап та, хәзер укучыларның күбесе, бигрәк тә башлангач сыйныфлар, берсеннән-берсе уздырып, мәктәпкә матур киенеп йөриләр. Без укыганда 1нче сыйныфтан башлап 4кә кадәр бер формада, бер портфель белән йөри идек. Беренче сыйныфка барганда ул форма, ике-өч размер зур булып, капчык кебек асылынып торса, дүртенчегә инде җиңнәр-балаклар кыскарып, бер-ике размерга бәләкәйләнә иде. Хәер, ул вакытта барысы да бертигез киенә иде, бүгенге кебек кәттә киенү буенча ярыш юк иде. Хәзер исә зарядка белән эшләүче портфельләр дә сатыла. Ата-аналарның кесәсе генә чыдасын. Бу чорда хәтта картәни һәм картәтиләрнең дә кәшелүкләре юкарып кала: яраткан оныкларын киендерешергә аларның да күбесе аз өлеш кертми.
 
Әйе, бүгенге заманда балаларны мәктәпкә әзерләү кесәгә шактый суга. Ә сатып алмый булмый: балалар тиз үсә, былтыргы киемнәренең күбесе я кыскарган, я туза башлаган була. Хәзерге аяк киемнәренең чыдамлылыгы да бер сезонлык кына. Аннары баланың иптәшләре алдында “соры тычкан” булып йөрисе килми, яңаны сорый, заманчага күзе кыза.
 
Башстат исәбе буенча, быел баланы мәктәпкә җыю уртача 27 мең сумга төшә. Бу инде бигрәк тә беренче сыйныфка баручыларга, баланы баштанаяк киендерүчеләргә кагыла. Чөнки төп формадан тыш, алмашка блузка да, чалбар яки итәк тә кирәк. Спорт костюмы, аяк киемнәре, эчке кием, портфель, канцелярия товарлары – саный китсәң, исемлек шактый җыела. Өстәвенә, кайсыбер дәреслекләрне сатып алырга туры килә. Малайларга караганда, кызларны мәктәпкә әзерләү бераз кыйммәткә чыга. Аларга бантик, гольфиклар, алъяпкычлар аласы...
 
Экспертлар әйтүенчә, бер ел эчендә мәктәп товарлары якынча 7 процентка кыйммәтләнгән. Узган ел беренче сыйныфка баручы малайларга әйбер алу өчен уртача – 22,3 мең сум, кызларга 26,8 мең сум кирәк булган. 2021 елда исә бу саннар 19,6 һәм 24,1 мең сумга төшкән.
 
Күрүебезчә, бәяләр елдан-ел арта. Шуңа тәҗрибәле ата-аналар яздан ук кием-салым караштыра башлый. Берәмләп алганда чыгымнар артык нык сизелми. Кайсыберләр исә уку елы башы өчен генә кирәкле әйберләрне сатып ала, ә башкаларын соңракка калдыра. Чөнки уку елы башлангач, ярминкә-базарларда сатылмый калган товарларга хаклар бераз төшә, ташламалы бәягә сатыла.
 
Аннары, хәзер күп кенә ата-аналар интернет-кибетләрдән сатып ала. Алай бераз очсызга чыга. Шулай ук “Авито” игъланнар интернет-сервисы аша да шактый экономия ясарга була. “Узган ел улыма мәктәп формасын “Авито”да сатып алдым. Анда яңа киемнәр табарга була. Әйтик, кемдер форма сатып алган, әмма кимәгән, яисә заказ биреп алдырган, ә размеры туры килмәгән. Шуңа кешеләр очсыз хакка сатуга куя. Кибеттәгегә караганда, шул ук әйберне ике тапкыр очсызга сатып алырга була”, – ди Альбина ханым.
 
Эконом дигән кибетләрдә, базарларда очсызрак товарлар табарга мөмкин. Әмма аларның күбесенең сыйфаты сөенерлек түгел. Кыеш тегелгән, җепләре чыккан, бөгәрләнеп торган кием күңелгә ятмаса да, хакы тешләшми.
 
Ләкин бер алганда сыйфатлысын сайлыйсы килә. Баланың ярты көне диярлек мәктәптә үтә, шуңа һава үткәрүчән, уңайлы кием кирәк. 
 
“Идеаль форма – тулысынча натураль тукымадан тегелгәне. Ләкин андый тукыма тиз бөгәрләнә, – ди башкала сәүдә үзәкләренең берсендә сатучы Надя. – Составына аз гына синтетика кушылса зыян юк. Аның каравы, форма бөгәрләнми, юганнан соң да үтүкләве җайлы”.
 
***
 
Бүген сәүдә үзәкләрендә бәяләр киемнең тукымасына һәм үлчәменә карап төрлечә. Шуңа хакларга аерым тукталу кирәкмидер: монда инде һәркем юрганына карап аягын суза. Шулай да, иң бюджетлы вариантларны сайлаганда, 12-15 мең сум акча чыгып китәчәк.
 
Әлеге исемлеккә 1 сентябрьгә алыначак чәчәк бәйләме, сезонлы өс һәм аяк киемнәре кермәгән. Аларын да исәпли башласаң, кәшелүгең генә чыдасын...
 
Ә сезнең якта балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә? 
 
Автор:Язгөл Сафина
Фото: Татар-информ

---
Өмет
№ --- | 11.08.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»