|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2023 Авыл
Йолдыз: Янганнан соң яңа тормыш
Курган өлкәсендә Йолдыз исемле зур татар авылы барлыгын киң җәмәгатьчелек 7 май кичендә белде: ике сәгать эчендә авылның өчтән ике өлеше янып көлгә әйләнде. Икенче көнне шул билгеле булды — 228 йорт юкка чыккан, аннан бигрәк җиде кешенең гомере өзелгән... Июль уртасында Курган өлкәсендә булып, әле һаман да зур тетрәнүдән башы әйләнгән халык белән аралашып кайттым. Авылда танышкан беренче кешем Рәзилә Әминова булды. Ул Йолдыз урта мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Рәзилә апа бүген 83 яшьлек әнисе, 13 яшьлек оныгы белән будкада яши. Тормыш иптәше исә күптән мәрхүм булган. — Янган йортымда оныгым һәм улым да пропискада иде, тик торак сала торган сертификат биргәндә, аларны кертмәделәр, — дип борчуы белән уртаклашты ханым. — Янәсе, оныгым безнең гаилә әгъзасы түгел, ә бит аның торагы юк. Хәзер менә суд аша оныгымның безнең гаилә әгъзасы икәнен расларга кушалар...
Йолдызда дәүләттән аз күләмдә яки бөтенләй компенсация алмаган гаиләләр кырыклап. Барысының да төрле сәбәпләр: йорты теркәлмәгән, авылда пропискада булмаган, кемдер мәрхүм әти-әнисеннән калган торакта яшәп яткан. Ә бездә документың булмаса, син беркем түгел. Шуның өчен дә бүген Йолдызның дистәләгән гаиләсе суд юлын таптарга, үзләренең шушы авыл кешесе, янган йорт хуҗалары булуларын расларга мәҗбүр. Ләкин хәл бөтенләй аяныч түгел. Әнә шундый документлары тәртиптә булмаган 18 гаиләгә...
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|