|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2023 Криминал
Яшел Үзәндә пенсионерны 200 мең сумга алдаган курьерны тоткарладыларЯшел Үзәндә кайнар эздән аферистларның алданган 85 яшьлек ир-аттан 200 мең сум акча алган 30 яшьлек курьерын тоткарладылар, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлы матбугат хезмәтендә. Бер көн элек полициягә пенсионер мөрәҗәгать иткән һәм ул үзенең мошенниклар корбаны булуын әйткән. Кичә көндез ир-ат шалтыраган телефонын алып, елаучы хатын-кыз тавышын ишеткән. Елаучы аның кызы икәнлеген һәм юл һәлакәтенә эләгүен, ярдәм кирәклеген әйткән.
Сөйләшүне адвокат дигән кеше дәвам итә, ул ир-атка кызы җинаять җаваплылыгына тартылмасын өчен, курьерга акча бирү кирәклеген әйтә, дип яза Татар-информ.
Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат үзенең акчаларын сөлгегә төреп, аларны алырга килгән курьерга тапшыра. Ир-ат шуннан соң гына кызына шалтыратырга уйлый һәм үзен алдаганнарын аңлый.
Полиция хезмәткәрләре акча салынган сумканы алырга таксист килгәнен ачыклаган. Оперативниклар 30 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган. Аңарда пенсионерның акчасы булган.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|