поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
09.08.2023 Киңәш-табыш

Кайсы үләннәр сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин?

Дару үләннәрен тиешледән артык кулланган очракта, зыяны булырга мөмкин. Һәр нәрсәне чама белән генә эчәргә кирәк. Ромашка. Ялкынсынуга каршы көрәштә бик нәтиҗәле үлән. Ул авыртуны баса, гастрит һәм ашказаны җәрәхәтен “тынычландыра”.

Ромашканы күп эчкән очракта хатын-кызларның аналыгындагы  мускуллары йомшарырга мөмкин. Бу исә, менструаль цикл бозылуга, йөкле вакытта авырлыкларга китерергә мөмкин.
Ромашканы еш эчкәндә ашкайнату системасыннан тимер канга “чыга алмый”, бу исә анемиягә һәм тимер дефицитына китерүе ихтимал.
 
Бөтнек. Бу үләнне хатын-кыз үләне дип йөртәләр. Ул күрем вакытында авыртуларны басарга сәләтле.
Моннан тыш бөтнек мускулларда һәм тамырлардагы авыртуларны баса, кан басымы югары булганда ярдәм итә.
Аның составындагы ментол кан басымын киметә. Шуңа да кан басымы төшеп интегүчеләргә бөтнекле чәйне саклык белән эчәргә киңәш ителә.
 
Ментол йөрәк эшчәнлеген акрынайта һәм сулыш алу эшчәнлеген авырлаштыра. Бронхиаль астма белән авыручылар моны онытмасын иде.
Көн дәвамында бөтнек белән эчкән 3 чынаяк чәй хәтта сау-сәламәт ир-атларның да эрекциясенә тискәре йогынты ясый.
 
Әрем. Гиппократ әрем ярдәмендә ашыйсы килү теләген уятырга һәм хатын-кыз авыруларын дәваларга мөмкин дип язып калдырган. Әрем ярдәмендә нерв системасы авыруларын, аерым алганда, галлюцинацияләрдән интегүчеләрне борынгы заманнарда ук дәвалаганнар.
Әмма йөкле хатын-кызларга әрем кулланырга ярамый.
 
Сары мәтрүшкә. Бу иң популяр табигый антидепрессантыр, мөгаен. Ул тынычландыру сәләтенә ия. Моннан тыш сары мәтрүшкә ашкайнату системасында авыртуларны баса, ялкынсынуларга каршы көрәшә. Тик шуны онытмагыз: сары мәтрүшкә ультрашәмәхә нурларга каршы торуны киметә. Мәтрүшкәле чәй эчкәннән соң кояш астында озак йөрергә киңәш ителми. Шулай ук сары мәтрүшкәне ай дәвамында көн саен кулланучыларның бавыры авырта башларга, эче катырга мөмкин. Артык күп кулланучыларның гел йокысы килә, хәлсезлек тоя.
 
Кычыткан. Кычыткан канны туктатырга, хроник бронхитны дәваларга сәләтле. Шулай ук аналыкны кыскартуны тизләтә. Борынгы заманнарда үләнчеләр аны бала төшертү өчен кулланган. Шуңа да йөкле хатын-кызлар кычыткан төнәтмәләре кулланырга тиеш түгел. Шулай ук тамырлар атеросклерозы, гипертония, аналыкта һәм простатада яман шеш булганда да кычыткан кулланырга ярамый.
 
Үги ана яфрагы. Бу үләннең ютәлдән булышуын күпләр беләдер инде.
Әмма анарда токсин матдәләр дә бар һәм алар бавыр авырулары китереп чыгаруы ихтимал.
Үги ана яфрагы төнәтмәсен астма һәм йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә эчәргә киңәш ителми. Бу кан әйләнешенең кечкенә түгәрәгендә кан басымы күтәрелү белән аңлатыла.
 
Фото: http://freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»