поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.04.2011 Җәмгыять

Хатын-кызның акылын ничек үлчәргә?

Гүзәл, асыл, нәфис затлар... Бу сүзләрне без хатын-кызны мактаганда, бәяләгәндә кулланабыз, а ханым һәм туташларның бөтенесе дә мактауга, хөрмәт һәм ихтирамга лаекмы соң? Карап, күзәтеп йөрим дә, кызганыч, арабызда мәдхиягә лаексыз кызлар, хатыннар, аналар да бар шул дигән нәтиҗәгә киләм...

Гаилә — үз кагыйдәлә­ре, гореф-гадәтләре, традицияләре белән яшәүче нәни дәүләт. Ир кеше — гаиләнең җитәкчесе, ә хатыннарга өй белән идарә итү вазыйфасы йөкләнгән. Хәтта милләт язмышы да турыдан-туры хатын - кызга бәйле. Күренекле галим Риза Фахретдин "Хатыннары тәртипле милләт - тәртипле, хатыннары тәртипсез булса, тәртипсез милләт», - дип язган. Ата-ана баланы сүз белән генә түгел, иң беренче чиратта, шәхси үрнәге белән тәрбияли, бала — ата-анасының күчермәсе. Ир кеше никадәр генә бай һәм мәртәбәле булса да, хатыны тәрбияле булмаса — бәхетсез.

 

Хатын-кызның гаилә белән идарә итүе ил белән идарә итүгә тиң. Әрекмән белән кычыткан тәмле җимеш бирмәгән кебек, юньсез хатыннан җүнле бала үсмәс. Борынгылар: «Бер хатынның акылын үлчәргә теләсәгез, аның балаларына карагыз», — дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Хатын-кызның иң асыл бизәкләре алтын-көмеше түгел, ә тәрбияле балалары.

 

Кайвакыт: «Минем гаиләдә ничек булуымда кешенең эше юк, бу минем шәхси эшем», — диләр. Алай түгел шул.

 

Республикада күптән түгел матурлык конкурсы узды. Анда 14 яшьлек кызлар да катнашты. Ул, мескеннәр, анадан тума диярлек чишенеп, үз-үзләрен товарга санап, сәхнәгә менделәр. Бу адымга аларны кемнәр этәрә дисезме? Ата-аналары, мөгаллимнәре. Шул кызларны күргәч, кол кызларны базарларда сату турындагы тарихи хикәяләр искә төшеп, җаннарым тетрәнде. Кызларның артларында әзмәвердәй ирләр кайсын «кабып йотарга» дип, үз­ләренә «азык» сайлыйлар. Кайбер кызларның «үбешергә яратам» кебек әхлаксыз җаваплары киләчәктә алардан кем чыгасын фаразларга җирлек тудырды.

 

Балтач районының Куныр мәктәбендә әхлак дәресе караган идек. Анда урыс, татар, удмурт, керәшеннәрнең (бу мәктәптә шул милләт балалары укый) милли киемнәре күрсәтелде. Күпчелек халыкта хатын-кыз киеменең тәнне каплавына, башны ябып йөрүгә аеруча игътибар бирелгән. Дини яктан да, медицина ягыннан да бик дөрес уйланылган киемнәр алар.

 

Халык акчасын азгынлыкны хуплаучы шау-шуга туздырганчы, мәктәпләр­не, мәдәният йортларын торгызуга, сәләтле балаларны укытуга тотсалар ни була?!

 

Азгынлыкны таратучы икенче чыганак — сәхнә! Халык концертка җырчының шәрә ботын яки артын карарга килми. Андыйларның битләренә помидор чәпәргә кирәк, йөрмәсеннәр ирләрне аздырып һәм чиргә сабыштырып!

 

Өченчесе, дәүләт оешмаларында, мәктәпләрдә мәдәният йортларынд; эшләүче хатын-кызларның киенү рәвеше. Кайбер хатын-кызлар артыннан баскычтан менәргә җирәнгеч!

 

Мәктәпләргә махсус формалар керттек. Ә нигә мөгаллимнәргә билгеле таләпләр куймаска!

 

Райондагы җыелыш­ларның берсендә дәүләт оешмаларында киенү кагыйдәсе проблемасын күтәргәч, бөтенләй таныш булмаган ир-атлар килеп, рәхмәт әйттеләр. Урамда туктатып рәхмәт әйтүчелә дә булды. Шәрәлек белән ирләрне үзегезгә каратмыйсыз, аларда нәфрәт кенә уятасыз икән, «хөрмәтле» хатын-кызлар. Димәк, проблеманы күрмәмешкә салышырга түгел, ә аны чишү юлларын эзләргә кирәк!

 

Матур үрнәкләр үзебезнең районда да җитәрлек. Почтага, саклык банкына килеп керсәң, ап-ак блузка кигән мөлаем хатын-кызлар утыра. Күңелләр яктырып китә.

 

Хатын-кыз тормышта иң югары сыйфатка — табигый чибәрлеккә ия булырга, ягъни сәламәт тәнле, сөйкемле, ягымлы, саф күңелле, зирәк акыллы, дәгъвасыз һәм итагатьле булырга тиеш.

 

Тәрбияле аналар - дөньяның иң кадерле, иң хөрмәтле кешеләре. Ахирәттә дә оҗмахның юлбашчылары булсыннар! Тәрбияле балалар үстереп, аларның игелекләренә куанып яшәсеннәр!


Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 42 | 12.04.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»