|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2023 Криминал
Казанда медицина көллияте директоры кулга алынган
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтүенә Зөһрә Хисаметдинова инде күптән эләккән - медицина көллияте студенты булу өчен түләргә кирәк дигән имеш-мимешләр берничә ел элек таралган. Әмма әлегә кадәр көллият директор репутациясе тап төшермәслек була. Полиция хезмәткәрләре исә Балтачта яшәүче хатын-кызга чыга. Ул еш кына Казанга килеп, Хисаметдинова белән күрешкән.
Очрашуларның максаты акча бирү булып чыга. Үзенең арадашчылыгы өчен хатын-кыз процент алган, ә директорның үзенә, тикшерүчеләр фикеренчә, көллияткә керү мөмкинлеге өчен 100 дән 120 мең сумга кадәр акча тапшырган, дип яза “Казанские ведомости”.
"Ришвәтчелек" һәм "Ришвәтчелектә ярдәм итү" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|