|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2023 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиева: "Бөтенесе дә бушка. Барысы да ачык тора"Җырчы Лилия Муллагалиева белән әңгәмәдән өзек: — Күз тимәсен, әти-әниең озак еллар тигез гомер итә, күпләргә үрнәк гаилә. Аларның бергә яши башлавына ничә ел булды?
— Әти-әни, Аллага шөкер, 50 елдан артык бергә яши. Әткәйгә быел 85 яшь тулды. Әнигә 76 яшь. Җырлы, дус-тату, күңелле гаиләдә үсүем белән бик бәхетлемен. Күпме кеше, гел кунак булуга карамастан, барысын да сыйдырып, сыйлап, безгә дә шундый үрнәк күрсәтеп тәрбияләделәр. Аллага шөкер, хәзер үзебездә дә шулай. Безнең йортта кунак еш һәм күп була.
— Үз йортыгыз белән яшисез. Бакчагыз зурмы? Кайнатма, лечолар ясыйсыңмы?
— Элек бакчада нәрсә генә юк иде. Карбыз, кавынга хәтле үстердек. Помидор, кыярны, күп булгач, кешеләргә тарата-тарата арып бетә идем. Үзем күп запас әзерлим, консервлау эшен яратам. Ел саен, ким дигәндә, 200 ләп банка компот ябабыз, кыяр тозлау, төрле салатлар, чөгендердән борщ ясау дисеңме... Нинди рецепт бар, бөтенесен эшләп карарга тырышабыз. Берара күп үстерүдән ялыктым кебек. Азрак утырта башладык. Артыгы кирәкми.
Илсур ишегалдына шәп итеп бассейн ясады. Шуннан соң түтәлләргә җир азайды. Узган ел теплица урынына кечерәк кенә кунак йорты төзедек. Шуңа артык җир калмады. Әйткәнемчә, булганы җитә. Чәчәкләр үстерәбез. Без бу җиргә күчеп килгәндә үсеп утырган алмагачлар әле дә тәмле алмалары белән сыйлый. Торган җиребез бик матур. Илсур өй каршына, шактый суммалар тотып, бик матур мәйданчык ясады. Анда кышын — хоккей, җәен футбол, волейбол, баскетбол уйныйлар. Боз катырабыз. Командалар җыелып уйный. Бөтенесе дә бушка. Безнең яктан һәрвакыт барысы да ачык тора. Ватмасыннар, җимермәсеннәр генә. Иң мөһиме — кешеләр бер-берсенә хөрмәтле, мәрхәмәтле булсын иде. Төрле планнар корып яшибез. Булсын дип тырышабыз. Тамашачыларыма да исәнлек телим. Яңа җырларымны тыңлап, концертларыма йөреп, бергә аралашып яшәсәк иде.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|