|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2023 Җәмгыять
Хикмәтле каберлек — 3 егет законсызлык корбаны була
Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылыннан биш чакрым ераклыкта, Татарстан белән Чувашстан чигендә бик тә үзенчәлекле бер каберлек бар. Монда Мөхәммәт, Зиннәт һәм Гыйният исемле өч кеше җирләнгән. Әлеге каберлек бик хикмәтле икән. Аның тарихын безгә Гомәр Хәялиев сөйләде. – Әлеге егетләр күрше-тирә авылдан булганнар. Безнең авылга килеп, хуҗалык көтүе көткәннәр. Көннәрдән бер көнне көтүдән бер-бер артлы атлар югала башлаган. Әлбәттә инде, авыл халкы шунда ук көтүчеләрдән шикләнә. Алары исә үз гаепләрен кире кага. Тик безнең авыл халкы элек-электән үк бик усал, зәһәрлеге белән дан тоткан була. Һәм монда бер генә җинаять тә җәзасыз калмаган. Ул вакытта да егетләрнең ай-ваена карамыйча, бар халык – бала-чагасы, карт-коры каршында көтүчеләрне таяклар белән кыйнап, җәзалап үтерәләр. Тик, кызганыч, бу зур гаделсез була. Чөнки бер-ике көннән соң югалган атлар табыла. Аларны күрше авыл зираты коймасына бәйләп куйган булалар. Бу эшне кем кылгандыр, ул чагында да, аннан соң ачыклый алмыйлар. Тик өч егетнең гомере менә шулай бер гөнаһсызга кырыла.
Гомәр бәян иткән бу вакыйга 1919 елда була. Атлар табылгач, халык бик үкенә. Егетләрне бар шартын туры китереп җирлиләр. Һәм бүгенгә чаклы каберлекне кадерләп карап, тәрбияләп торалар. Биредә хәтта махсус элмә такта да куелган. Анда егетләрнең исемнәре һәм кайсы авылдан булулар язылган. “Законсызлык корбаннары. Авыр туфракларыгыз җиңел булсын!” – дип язылган. Озак вакыт яңгыр яумаса, яки авылга берәр бәла-каза килсә, яки нинди дә булса зур вакыйга көтелсә, өлкән яшьтәге апа-абыйлар шунда барып, догалар кылалар, мохтаҗларга сәдака бирәләр икән. Һәм, ни хикмәт, авыл халкы әйтүенчә, шунда барып кылган теләкләрнең күпчелеге чынга аша, ди. Яңгыр соралар – яңгыр ява, тынычлык соралар, тынычлык иңә, ди.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|