поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.08.2023 Әдәбият

Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсына 500ләп әсәр килгән

Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсына 500ләп әсәр килгән. 1 сентябрьгә кадәр «Роман» номинациясеннән кала башка жанрлар буенча әсәрләр кабул ителә. Романнарны 1 декабрьгә кадәр китереп булачак.

«Бүгенге көндә эшләрне кабул итәбез – алар барысы да минем кабинетта җыела, исемлеге алып барыла», – диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин.

Конкурска «Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме», «Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (үсмерләр әдәбияты)», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (балалар әдәбияты)», «Кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты)» һәм «Әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия» жанрларында әсәрләр кабул ителә, дип яза "Татар-Информ" МА.

«Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең күпчелеге шигырь, 16 повесть, роман жанры өчен 1 декабрьгә кадәр вакыт булса да, инде 6 роман килде. Бер кызыклы үзенчәлек: татар язучысы озын яза башлаган булса кирәк, хикәяләр азрак. Әдәбиятта кыска, затлы хикәяләргә кытлык бар», - дип дәвам итте ул.

Әлегә әсәрләрне кемнәр укып бәяләячәге билгеле түгел. Жюри составы 1 сентябрьдән соң гына билгеләнә. «Әсәрләр кабул итү вакыты төгәлләнгәч кенә жюри составын раслап әсәрләрне укырга таратачакбыз», – диде Рөстәм Галиуллин.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләрене туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйгесен 2022 елның 1 октябреннән игълан иткән иде.

Бәйгедә катнашучыларның исеме билгеле булырга тиеш түгел. Әсәр псевдоним белән имзалана, автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, адресы һәм телефоны) ябык конвертларда җибәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләр «Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) кәгазь һәм электрон вариантта (флешкада) тапшырыла. Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләргә бүләк фонды салымнарсыз 3 млн 895 мең сум.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»