|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2023 Криминал
Чаллыда танышыннан акча алган ир-атка бу бурычын 3 миллионга арттырып түләргә туры килгәнЧаллыда яшәүче ир-атка 1,5 миллион сум бурычын түләмәгән өчен Россиядән читкә чыгу тыелган, банк счетлары һәм күчемсез милеге кулга алынган. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ир-ат танышыннан зур суммада бурычка акча алган булган. Барысы да, банктагы кебек – еллык 36 процент белән 1 елга кредит килешүен рәсмиләштерәләр. Әмма бурычка алучы акчаны кире кайтармаган.Танышы ел ярым көткән, шуннан соң судка мөрәҗәгать иткән, дип яза Татар-информ.
Бурычлы кеше утырышка килмәгән, һәм суд, барлык дәлилләрне карап чыгып, читтән торып заемчыдан бурыч суммасын да, 3 миллион сумнан артык процентларны да түләтергә карар чыгарган. Моннан тыш, 7 500 сум күләмендә штраф, 101 мең сум күләмендә неустойка, шулай ук 24 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасын кайтару каралган.
Нәтиҗәдә, Чаллы суд приставы суд карарын үтәүне башлап җибәрү эшен кузгаткан. Шуңа да карамастан, бурычлы кеше үз бурычын кире кайтарудан катгый рәвештә баш тарта. Бары тик кулга алынган күчемсез милеген сатуга куярга әзерләгәндә генә, бурычлы барысын да түләргә була. Хәзер инде элекке дустына тулы күләмдә кредитны һәм калган барлык бурычларны кайтарган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|