|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2023 Җәмгыять
Лагерьдан кайткач, бала сәер үлем белән үлгәнАмур өлкәсендә сигез яшьлек кыз лагерьда ял итеп кайтканнан соң ачыкланмаган сәбәпләр аркасында үлеп киткән. Укучы кыз үзен сәер тота башлаган – үзенә кагылдыртмый башлаган, ара-тирә сикергәләп алган. SHOT Telegram-каналы язуынча, үлгән кыз бала Благовещен районындагы “Строитель” лагеренда бер смена ял иткән. Вожатыйлар кайсыдыр бер моментта кыз баланың кисәк кенә үзгәрүен сизгән. Ул әйтерсең дә адекват булмаган һәм бар нәрсәдән дә сискәнеп, калтыранып куйган. Баланы өлкә дәваханәсенә илтергә уйлаганнар. Медиклар шунда ук диагноз куя алмаган һәм ике версиядә тукталган – билгесез матдә белән агулану яисә нерв системасының йогышлы авыруы. Ни кызганыч, укучы кызга ярдәм итә алмаганнар. Ул үлгән.
Лагерьда тикшерүчеләр эшли.
Фото: фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|