поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.08.2023 Язмыш

"Әнисе янында торырга уйлаган иде. Өлгермәде, гәүдәсе генә кайтты..."

Мари Эльдагы Яльчик күлендә чыккан гарасат аркасында һәлак булган Гөлнара Сәлимова белән аның ике сабыен Башкортстанда җирләделәр. 32 яшьлек Гөлнара тумышы белән Стәрлебаш районыннан. Шуңа да аны һәм кызларын үз авылында җирләргә булганнар.

–    Гәүдәләрен Йошкар-Оладагы моргтан алып озатып җибәрдек. Үземнең дә барасым килгән иде. Әмма Ринатның (Гөлнараның ире. – Авт.) хәле авыр, ул-бу була калса, ерак юлдан кайтып өлгерә алмам дип бармадым, – ди Ринатның бертуган апасы Фәридә. Әниләре дә ике инсульт кичергән кеше. Уколлар белән генә тора, аның өчен дә бик кайгырам, ди Фәридә.
 
Соңгы тапкыр апалы-энеле фаҗига буласы көнне иртән сөйләшкәннәр. Берничә көнгә генә булса да ял итеп кайтырга ниятләгән алар. 
–    Энем кранчы булып эшли. Эшеннән бик китә алмый. Гөлнара да ял итәр дип, берничә көн сорап алып, Яльчик күленә барырга уйлаганнар. Гаилә белән беренче тапкыр чыгулары иде. Кәефләре бик әйбәт иде. Кирәк-яраклар алырга дип кибеткә кергән идек, хәзер юлга кузгалабыз, диде Ринат. Ватсапка статуска куйган фотоларын карап, алар өчен сөенеп утырдым. Гарасат турында кич хәбәрләр белән танышып чыгыйм дип телефонымны ачкач кына белдем. Һәлак булучылар да бар дип язганнар. Шуннан Ринатка шалтыраттым, аның телефоны сүнгән иде. Гөлнарага шалтыраттым, аның телефонын тикшерүче алып, авыр хәбәрне ул җиткерде, – дип сөйләде Фәридә.
 
Ринат белән Гөлнара интернет аша танышып кавышканнар. Гөлнара декрет ялына киткәнче Казан кооператив институтында кадрлар бүлегендә эшләгән. 
–    Бер ай элек кенә Көек бистәсендә ипотекага фатир алдылар. Аңарчы Салават күпере микрорайонында фатир арендалап яшәделәр. Үз куышлары булганга бик сөенгәннәр иде. Рәхәтен генә күрә алмадылар. Киленебез безне дә бик якын итте. Атна саен авылга кайтып йөрделәр. Гөлнара бик сабыр, тыныч кеше иде. Кызлары Ясминә белән София икесе дә әтиләренә охшаган иде. Гел әтиләренең кечкенә чагы инде. Ясминәгә – ике яшь, Софиягә ике генә ай иде. Туганнарның күбесе кечкенәләрен әле күрергә дә өлгермәде. Гөлнара Башкортстанга барып, бераз әнисе янында торырга уйлаган иде. Өлгермәде, гәүдәсе генә кайтты. Әнисенә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Үзебезгә дә бик авыр. Ринат белән берәр хәл була калса, әниенең йөрәге күтәрмәячәк дип куркам, – ди Фәридә.  
 
Энекәше Ринат республика клиник хастаханәсендә реанимациядә. Әле дә аңына килә алмый. Исән генә калса иде, дип ут йота якыннары. Хатыны һәм кызларының һәлак булуын ул беләме-юкмы, билгесез. Фәридәнең әйтүенчә, ашыгыч ярдәм бик озак килгән. 
 
Газета аша ярдәм кулы сузган һәр кешегә рәхмәтен җиткерүне дә сорады. 
–    Салават күперендә күршеләре белән бик тату яшәделәр. Иң беренче булып та алар ярдәмгә килде. Машина табып, Гөлнараны озатырга булыштылар. Питрәч районы хакимиятенә дә рәхмәт. Чыгымнарны алар каплады. Кәфенлекләргә хәтле алып килгәннәр иде. Хәл белешүчеләр дә күп. Барысына да җавап биреп бетереп булмый. Бик авыр вакытыбыз. Бер дә уйламаган җирдән килеп чыкты бу хәсрәт, – ди ул.  
 
Сәлимовларның якыннарына күркәм сабырлык телибез. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»