|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2023 Шоу-бизнес
«Киек каз юлларын» җырлап танылган Артур Хәсәновның әтисе вафатФилүс Каһиров башкаруындагы «Киек каз юлларын» җырлап танылган, мобилизация буенча чакыртылган Артур Хәсәнов гаиләсендә кайгы. Әтисе вафат булган. Бу хакта Артур үзе хәбәр итә. «Кадерле әтием, авыр туфрагың җиңел булсын… Мин сине мәңге онытмам», – дип яза ул сторисларында.
Артур Хәсәнов турында ишетми, күрми калган кеше сирәктер. Артур мобилизациягә эләгеп, әлеге җырны построение вакытында башкарган. Видеоязмасы яшен тизлегедәй таралды, аның моңлы тавышы һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров моны белгәннән соң: “Артурның видеосын күргәч тә, аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, - дип белдерде.
Соңрак алар хәтта Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясады
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|