поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
02.08.2023 Фаҗига

Тел белгече Диләрә Тумашеваның кызы профессор Ләйсән Абдулхакова фаҗигале һәлак булган

31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова һәлак булган. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның апасы, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Ләйсән Равилевна, урыныгыз оҗмахта булсын! Туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Затлы нәсәл варисы Алтайда авариядә һәлак булган. Бик кызганыч, ышанып булмый», - диде КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова. «Ул рус филологиясе факультетыннан пенсиягә киткән иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина.
 
31 июльдә Алтай Республикасының Чемал районында трассада 20 турист, шул исәптән ике бала булган Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобус пассажиры – 68 яшьлек Ләйсән Абдулхакова һәлак. Ул Казаннан ял итәргә килгән. Шулай ук алты кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ике шофер да тикшерү узган һәм аек булган, дип яза «Комсомольская правда».
 
Фото: Эчке эшләр министрлыгының Алтай Республикасы буенча матбугат хезмәте
 
Алтай Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, HINO йөк машинасының 55 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, микроавтобусның ян өлешенә бәрелә. Микроавтобус Татарстаннан, Самара һәм Мәскәү өлкәләреннән Таулы Алтайга ял итәргә килгән туристларны ташыган. Салонда барлыгы 20 кеше: шофер, гид һәм 18 турист, шул исәптән, ике бала була. Туристлар төркеме Чичкыш шарлавыгын карарга экскурсиягә барган.
 
Тел белгече белән хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак. «Ләйсән Равилевнаның иренә шулай ук зыян килгән, ул Ләйсән Равилевнаны Казанга алып кайта. Гаиләгә матди яктан ярдәм итәсегез килсә, лаборантыбыз Юлия Владимировнага акча күчерә аласыз, соңыннан җыелган акчаны без аларга тапшырырбыз. Юлия Владимировнаның номеры: 89655865427», - диде «Татар-информ»га Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе деканы Фәнүзә Тарасова.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.08.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»