|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2023 Җәмгыять
Ирек Шәрипов эшеннән китү сәбәбен әйттеИрек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан үз теләге белән киткән – Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми аңлатмасы шундый. Ирек Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә эштән китүен яңа эш урынына күчү белән аңлата. Аның яңа эш урыны билгеле түгел.
«Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булганча, Татарстан Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән.
Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән, дип алдарак язган идек.
Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләде. Ул милли сәясәткә кагылышлы мәсьәләләрдә экспертлар составына керүче белгеч.
2014-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты соңгы елларда төрле федераль проектлар буенча актив эш алып барды.
--- |
Иң күп укылган
|