поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.04.2011 Җәмгыять

“Yzebez” һәм “Beeline” тәкъдим итә: “Татар дозор”

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм “Вымпелком” ААҖ “Мин татарча сөйләшәм!” атналыгы кысаларында “Татар дозор” маҗара уенын оештыра. Квест 23 апрельдә узачак. Ул Казанның тарихына, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган булачак. Шул ук вакытта квест Казанны татарчалаштыру “өмә”се буларак үтәчәк. “Татар дозорга” Казан буенча яңа маршрутлар һәм кызыклы биремнәр әзерләнде. Квестта катнашучыларга шәһәрдә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтер өчен акыл һәм креатив фикерләүне эшкә җигәргә туры киләчәк.

Узган елны уенда 10шар кешедән торучы алты команда катнашты. Алар оештыручылар тарафыннан төзелгән маршрутлар буенча Казанны айкады һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Быел да татар яшьләрен квестта катнашырга чакырабыз. Тик бу юлы катнашучылар өчен шартлар бераз кырысланды.

● “Татар дозор”да катнашучыларның татарча камил белүе мөһим.

● Командада катнашучыларның саны 6дан ким, 10нан артмаска тиеш. Командалар уенга үз видеокамерасы, фотоаппараты белән килүе шарт.

● Командалар оештыручыларга 20 апрельгә кадәр Казандагы кибет, эре сәүдә үзәкләре, дәүләт учрежденияләрнең, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның элмә такталары, урам исемнәрендә булган хаталы язуларны фотога төшереп җибәрергә тиеш. Фотолар саны 5 тән дә ким булмаска тиеш. Аларның күп булуы да комачауламый, бу урыннарны билгеләгәндә командага бонус буларак өстәләчәк.

● “ТР Дәүләт телләре турындагы закон”ны бозучы эре сәүдә үзәкләре, җитештерүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүче учрежденияләргә татар телен кулланмаулары турында шелтә хатын юллау кирәк булачак. Татар телен исәпкә алмыйча эшләп ятучы ширкәт, оешмалар бик күп. Шулай да оештыручылар аларның исемлеген һәм хатның үрнәген тәкъдим итә. Шуңа нигезләнеп, хат язарга кирәк. Хатны кемгә юллау – командалар ихтыярында. Хат юллангач, безгә аны күрсәтү, җибәрелгән электрон хатны screenshot ясап жибәрү мәҗбүри. Хатлар буенча хисапны шулай ук оештыручыларга 20 апрельдән дә калмыйча юлларга кирәк. Хат оешмага җибәреләгәнме, юкмы оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

● “Татар-дозор”да катнашучыларның Казан, татар тарихын белүе зарур.

● Квест вакытында төшерелгән фото һәм видеоматериаллар оештыручыларга 24 апрельдә тапшырыла һәм алар кире кайтарылмый.

● “Татар дозор” уенына нәтиҗәләр, җиңүчеләр 26 апрель көнне Бауман урамында узучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында игълан ителәчәк. “Татар дозор”да җиңүчеләр һәм катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә, аларны татар телен яратучы “Beeline” әзерләде! Командалар саны чикле, “Татар дозор”да “Ялкын” журналы коллективы, “Алтын урта” татар яшьләре клубы инде катнашырга теләген белдерде. Ашыгыгыз!

PS: Оештыручылар “Татар дозор”да катнашучыларны экипировка һәм заманча техника, элемтә белән тәэмин итечәк  (Алла бирса!). Командаларның уенга җитди әзерленүе сорала.

Барлык яңалыклар, үзгәрешләрне “Вконтакте” сайтының “Татар дозор” төркемендә карап барыгыз.

Элемтә өчен:

Римма Бикмөхәммәтова

Тел. 8 937 520 99 14

E-mail: rimma.tatlikay@gmail.com

Назлыгөл Габдрахманова

E-mail: nazlygulem@gmail.com

Тел: 8 951 065 57 21

Евгений Хәмитов

Тел. 8 917 911 09 70

E-mail: ibnnafis@gmail.com

 

Татар телен игътибарга алмаучылар арасында менә бу оешмалар да бар: 

«Эдельвейс-М» ҖЧО, «Карусель» супермаркетлар челтәре, «Патерсон» супермаркетлар челтәре, «Парк Хаус» СҮ, «Мега» СҮ, «Тандем» СҮ, «Кольцо» СҮ, «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ» - «Тортугалия» ЯАҖ, «Челны Холод» ААҖ, «Чистопольский молочный комбинат» ААҖ, «Махеев» майонезный заводы, «Кирбинка» - «Олероли» суы ҖЧО, «Альдермышский источник» ҖЧО, «Казанский мясокомбинат»,  «Домо», «Мелт», «Эльдoрадо», «Транстехсервис», «Акос», «Сапсан» автосалоннары, «Мойдодыр» автоюгычы, «Хитон» ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ һ.б. 

Аларга менә мондыйрак әчтәлекле хат язарга мөмкин:

Хөрмәтле Фәлән Фәлән кызы яки улы!

Мин Казан шәһәрендә Сез җитәкләгән .... кибетләр челтәренең даими клиенты (яисә чыгарган продукцияләрне һәрдаим кулланучы кеше). Сездә тәкъдим ителүче товарлар мине тулаем алганда канәгатьләндерә. Ләкин бер генә нәрсә күңелне борчый. Кибеттә (яисә товар тышлыгында) татар телендә бер генә язу да булмавы кәефне төшерә. Татарстан Республикасының “ТР Дәүләт телләре турында”, РФнең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Законнары җәмәгать урыннарында белдерүләр һәм башка язулар ике телдә, ягъни урыс һәм татар телләрендә язылырга тиеш диелгән. Димәк, Сез минем конститут хокукымны бозасыз булып чыга. Ләкин даими сатып алучыгызны хөрмәт итеп, татар теленә ихтирам күрсәтеп, элмә такталарын (яисә продукция тышлыкларын) бертигез ике телдә ясасагыз, бу сезнең кибет челтәрегезгә (җитештерелгән продукцияләргә) тагын бер плюс кына булачак. Татарстанда яшәүче татарларга ихтирам йөзеннән үз товарларыгызда, көндәлек эшегездә татар телен куллансагыз, һичшиксез, сезнең даими сатып алучыларыгыз да артачак. “Билайн” да юкка татарчалашмады. Алар татар телен куллана башлагач, ТР дәүләт телләренә карата мәхәббәтен белдергәч, уңай имидж тудырды, үзләренә игътибар җәлеп итте һәм халык тарафаннан рәхмәтләргә күмелде. Чит республикада эшләүче “Йола” ит комбинаты да товарларының күпчелек сатып алучысы Татарстанда икәнен истә тотып, продукция тышлыкларын татарча бизиләр һәм татарча язалар. Бәлки, сездә татарчага тәрҗемә итеп бирердәй белгечләр юктыр? Алай икән, без бу мәсьәләдә бушлай ярдәм итәргә әзер.Татарстанда татар теленә битараф караучы оешмаларның “кара” исемлеге төзелә. Бу исемлектә, кызганычка каршы, сез дә бар. Хөрмәтле Фәлән Фәлән улы яки кызы, Сезнең оешма бу исемлеккә керергә теләмидер дип ышанабыз һәм Сезнең тарафтан татар теле белән булган җитешсезлекләр бетерелер, татар телендә язулар барлыкка килер дип ышанасыбыз килә.

Ихтирам  белән ...

Узган елгы "Татар дозор"дан фоторепортажга да күз салыгыз.


---
Мин татарча сөйләшәм
№ --- | 13.04.2011
Мин татарча сөйләшәм печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»