поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.08.2008 Җәмгыять

ТУГАН KӨННӘР НИЧЕК ҮТКӘН?

Авылларда эшнең иң кайнаган чагында, җиләк-җимеш мулдан өлгергән июль аенда шактый шәхесләрнең туган көне. 1е – язучы Камил Кәримов, 8е – җырчы Рафаэль Сәхәбиев, 9ы – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, 12се – композитор Мирсәет Яруллин, 15е – дәүләт эшлеклесе Әгъзам Гобәйдуллин, шагыйрь Гәрәй Рәхим, Римма Ибраһимова, 19ы – Мирсәет Сөнгатуллин, 22се – тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин, 27се – “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, 30ы Зилә Сөнгатуллина, “Заман” егетләре солисты Айрат Гомәров дөньяга килгән.

 

Гәрәй РӘХИМ:

– Туган көнне уздырырга беркайчан яратмадым. Минем тууымнан бу дөньяда нәрсә үзгәрә соң? Язучы кешеләрнең юбилей үткәргәнен күреп кенә гомер бәйрәмемә игътибар итә башладым. Яши-яши узган гомер турында уйланасың, иҗатыңа нәтиҗә ясыйсың.

КДУның IV курсын тәмамлагач, каникулга туган ягым Лениногорск районының Шөгер авылына кайтырга чыктым. Юлда басып торганда бер йөк машинасы килеп туктады. Шуның әрҗәсендә ятып, селкенә-селкенә юл үткәндә туган көнем икәнлеге искә төште.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә 50 яшьлек юбилеемны бәйрәм иткәнебез хәтердә. Авылдашларым ат бирделәр. Бүләк ителгән атны суеп ашарга ярамый, дигәч, аны бер умарталыкта тоттым. Ат картаеп үлгәнче шунда яшәде. Автограф белән бүләк ителгән китапларны китапханәмдә кадерләп саклыйм. Керәшен туганнар үз куллары белән сөлге чигеп бирде, улларым Даут һәм Кубрат открытка ясый, алар да миңа бик кадерле бүләк.

Бу көнне ашарга үзем пешерәм. Тавык итеннән шашлык ясыйм, көздән каклаган казны табынга турап куям. Бакчада яшь бәрәңге, кыяр да ул вакытка өлгерә.

 

Римма ИБРАҺИМОВА:

– Туган көн ул күңелсезләнеп утыра торган бәйрәм түгел. Кулларына чәчәк, бүләк тотып, балаларым, оныкларым, туганнарым, дусларым килә. Юбилейларны зурлап уздырам, гадәти туган көнне гаилә түгәрәгендә билгеләп үтәм. Быел гомер бәйрәмемдә Казахстанда Сабан туенда идем. Кич кунакханәгә кайткач, артистлар белән утырып чәй эчтек.

Балачактагы туган көн аеруча истә. Иртән торгач, беренчеләрдән булып әти-әни тәбрик итә, мәктәптән кайтуга әни тәмле ашлар пешерә иде. Кияүгә чыгып бала тапкач, туган көнемдә ирем Равил белән улым Фәритнең базардан иң тәмле ризыклар алып кайтканы хәтердә. Мин йокыдан торганчы табын корып куюлары күңелле күренеш иде.

Хәзер туган көн табынына берничә төрле салат ясыйм, шулпа кайнатам, пәрәмәч пешерәм. 

 

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА:

– Бездә туган көнне махсус уздыру дигән нәрсә юк. Шулай да, мине якын иткән дусларым көтмәсәм дә, чакырмасам да килә.  Туган көнем бик яхшы вакытка туры килгән. Мул ай. Яшелчә, җиләк-җимешнең ниндие генә юк! Элек пәрәмәч пешерә идем, хәзер камыр ризыклары белән бик мавыкмыйм.

Туган көнгә бер-ике көн калгач, нәрсә пешерәсе башка килә. Якыннарга үзеннән-үзе берәр оригиналь ризык килеп чыга. Табынга күбрәк балык ризыклары куям. Җәй көне җиңел аш пешерелергә тиеш дип саныйм. Фрикаделькалар, тел дә булуы мөмкин. Сарыкны кышка калдырабыз (көлә).

Гөлләр яратканымны белеп, бүләккә аның төрлесен алып киләләр. Өйдә әле дә роза, орхидея чәчәк атып утыра.

Иң истә калган туган көн сигез яшьтә булды. Бертуган апам, шырпы капларына кәнфит кәгазьләре ябыштырып, курчак гарнитуры (шкаф, урындык, өстәл) ясап бүләк итте. Ул искиткеч иде. Әтиемнең энҗе муенса бүләк иткәне хәтердә калган.

 

Камил КӘРИМОВ:

– Дөньяда иң яратмаган нәрсәм – бәйрәм. Туган көнне уздырырга да җенем сөйми. Бөтен мәҗлесләр дә ясалма килеп чыга. Күп кеше булган җирдә берәү дә беркайчан  дөресен сөйләми. Гомумән, мәҗлес – ул көчәнә-көчәнә ашау, ялган пафос, гаеп эзләп утыру гына. Соңгы 20 елда 850 дән артык мәҗлестә булганмын. Язып барам. Әле монда гаилә бәйрәме, туган көн, юбилейлар керми.

Туган көнемне эштә генә билгеләп үтәм. Өйгә туганнар килеп котлый. Быел да шулай булды. Игътибар күрсәтсәләр, шалтыратып котласалар, күңелле. Бүләк бирсәләр, уңайсызланам, эчем поша башлый. Кайвакыт, син миңа бернәрсә алма, мин дә сиңа алмыйм, дип әйтәм. Туган көндә иң зур бүләк китап була ала. Энциклопедия, белешмә китабы яки Русия юлларының картасын бирсәләр, сабый бала кебек сөенәм.

 

Айрат ГОМӘРОВ:

– Әлмәттә мөһим эшем килеп чыгу сәбәпле, туган көн мәҗлесен 2 августка күчердем. Һава шартлары әйбәт булса, бәлки, табигать кочагына чыгарбыз. Хатыным Әлфия мул итеп табын корырга җыена, ә мин зур сумка тотып базарга чабам (көлә). Бәйрәм табыны бездә һәрвакыт яңача. Әлфия эксперимент ясарга ярата. Оригиналь ризыклар әзерли. Мин яраткан мантый, пилмән, өчпочмак та табында урын ала. Иң яраткан эчемлегем “Лезгинка” коньягы да читтә калмый.

Иң истә калган туган көн 1989 елда Кукмара районында булды. Без “Болгар” ансамбле белән гастрольдә идек. Әлфия тәмле ризыклар төяп, стена газетасына төрле кызыклы фотолар ябыштырып, шигырь юллары язып, мине котларга килде.

Минемчә, иң зур бүләк – игътибар. Открытка язып бирсәләр дә күңелле.


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 01.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»