|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2023 Мәдәният
Альбина Гайзуллина: "Инде күрсәтерлек бернәрсә калмады дигәндә, ГАЗель килеп җитте!"Кариев театры 35 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән “Истәлекләр” проекты юелән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген сезнең игътибарга Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина истәлекләрен тәкъдим итәбез: - Гастрольләр белән Казахстанга китеп барыш. Төн уртасы, таможняга килеп җитәрәк, ГАЗель ватылды. Иртәнге 9да «Светофорда кунакта» спектаклен уйныйсыбыз бар. Ул чактагы директорыбыз Роберт Габделнурович «Волга» машинасында йөри иде. Аңа «Светофорда кунакта» спектакленең декорацияләрен төядек, үзебез төялештек. Шулай таможняга килеп җиттек. Артык 2 кешегә ничек тә күз йомдылар, ә менә багажникны ачып җибәргәч шаккаттылар! Иске генә бер самокат, велосипедлар, зур пластмасс чебен гөмбәсе – ни генә юк анда! Алай иттек, болай иттек, билгеләнгән вакытка өлгердек – балаларга спектакльне куеп чыктык. Әле бит кич белән «Диләфрүзгә дүрт кияү»не уйныйсыбыз бар. Ә ГАЗельне һаман рәтләп бетереп килеп җитә алмыйлар. Инде халык спектакль карарга җыелды. Нишләргә? «Светофорда кунакта»ның барлык җырларын җырлап бетердек, Фәнис Кәлимуллин әллә ничә җырын башкарды, үзе концертны алып та бара... Тегеләр һаман юк! Ә халык, берни сизми, 2 сәгать буе аннан-моннан уйлап табылган номерларны карап, кул чабып утыра. Инде күрсәтерлек бернәрсә калмады дигәндә, ГАЗель килеп җитте! Антракт дип, пәрдәләрне яптык та дөбер-шатыр декорация куя башладык, ул арада тиз-тиз генә киендек. Исән-имин генә уйнап чыктык ул спектакльне дә.
--- |
Иң күп укылган
|